ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

 9 июнь көнне Теләче ял паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Вместе мы большая сила, вместе мы страна» дигән исем астында тематик сәгать, белгечләр катнашында матурлык серләрен ачу буенча мастер-класс һәм кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында «Минем яраткан Россиям» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Балаларга Россия көненең тарихы турында сөйләнде, китаплардан өзекләр кычкырып укылды. Буклетлар таратылды. Китап сөюче дусларыбыз үз белемнәрен тагын да киңәйтте һәм яңа белемнәр белән баеды. Чара ахырында рәсемнәр бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

8 июнь көнне Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре ,,Зебра"мәктәп яны профильле лагерена йөрүче балалар өчен  Пушкин әкиятләре буенча  әдәби-уен викторина үткәрделәр. Балалар Пушкин әкиятләре буенча викторинада актив катнаштылар, теге яки бу шигырь юлларының нинди әкиятләрдән булуын, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне белделәр, әкият геройларын атадылар.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар! Илебез 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Безне, кайда гына яшәсәк, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез.

Сезнең барыгызны да Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.


11
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 9 июнендә Кама Тамагында  2006-2007 елларда туган яшүсмерләр  2021 елның Футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең 2 турында катнаштылар. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче, Үзәк, Олы Мишә һәм Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән килгән егетләр тәкъдим итте.

Китапханәләр, гадәттәгечә, бөек шәһеснең иҗатын популярлаштыруда актив катнашалар. 6 июнь көнне, җәйге уку кысаларында, Алан авыл китапханәсе мәктәп яны лагерендә тәрбияләнүче балалар өчен "Мы слышим Пушкина пленительные звуки" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар гениаль шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар белделәр, шигырьләрен укыдылар. Әлеге чарага китап күргәзмәсе куелды.

Балалар бөек шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп төзелгән "Яшел имән дә, алтын балык та" исемле викторинада, "Пушкинны котлыйбыз!" акциясендә катнаштылар. Шулай ук ​​"Без Пушкин юлларын кабат укыйбыз" дигән исемдә китап күргәзмәсе оештырылды. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Китапханәче балаларга транспорт чараларының нинди булуы турында сөйләде. Балалар светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең нәрсә аңлатуын кабатладылар. Балалар «Җәяүлеләр кичүе», «Юл чаты», «Телефон» һ.б. юл билгеләре турында игътибар белән тыңладылар, яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр. Очрашу ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыттылар. Чарага күргәзмә оештырылды, анда ачык иллюстрацияле китаплар, юл йөрү кагыйдәләре турында плакатлар тәкъдим ителде.

5 июнь -  Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә  чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән “Поварна” чишмәсе янына «Чишмәләр иле син,Туган як!»дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Башта балаларга  чишмәнең тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар чишмә суының кайдан алынуын, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге белән кызыксындылар,  чишмәләрне һәрвакыт карап, чистартып торырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан малайлар һәм кызлар белән күмәк уеннар уйналды, чишмә янында кызыклы китап-журналлар укылды.

Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 5 июнь көнне Сабантуй бәйрәменә бирнә җыйдык. Бу традиция буыннан-буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Традиция буенча, бүләк сыйфатында яшь кызлар һәм киленнәр чиккән кулъяулыклар,  сөлгеләр бүләк иттеләр. Бу чара күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашларыбыз милли ризыклар һәм самовар чәе белән сыйладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International