6 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көненә багышлап «Читаем Пушкина сегодня» дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Әлеге кичәдә җәйге сәламәтләндерү лагерендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Китапханәче Махмутова Г. В. язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсе буенча әдәби экскурсия үткәрде.
Бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның шигырьләре һәм әкиятләре искә төшерелде. Катнашучылар шагыйрь әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәби табышмаклар чиштеләр. Болар барысы да презентация белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмгә "В тридевятом царстве, в пушкинском государстве" дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
5 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар белән бәйрәм оештырдылар, анда бөек шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре сөйләде, китапларыннан хикәяләр укылды.
Безнең « Кояшкай» җәйге ял лагерында суга багышланган музыкаль –спорт чарасы- «Нептун көне» - уеннар һәм су белән күңел ачу бәйрәме үткәрелде. Бу чараның максаты-балаларда яхшы кәеф булдыру, коллективны берләштерү иде. Безнең Нептун балаларның игътибарын шунда ук үзенә җәлеп итте, алар төрле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызган чагы-су белән уеннар, алар тагын да күңеллерә үтте, дәрт һәм шаянлык өстәде. Нептун барлык катнашучыларга да диңгез Раббысы Указын укыды, су белән күңелле уеннар вакыты җитте, табышмаклар әйтте. Балалар су белән төрле аттракционнар уйнадылар. Табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барысы да бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Бүген, ягни 6 нчы июнь көнне, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көне. Шушы уңайдан Баландыш төп мәктәбе “ Кояшкай “ лагерында рус теле көне үткәрелде.Бу көнне балалар да, тәрбиячеләр дә гел рус телендә генә сөйләште.Укучылар бик теләп А.С. Пушкин әсәрләренә иллюстрациялар ясадылар, аның әкиятләрен укыдылар һәм шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Бу көн тагын да үзенчәлеклерәк үтте.Иртәнге аштан соң балалар саф һавага чыкты.Анда төрле спорт уеннары уйнап күңел ачтылар.Шулай ук” Нинди матур бу дөня” темасына асфальтка рәсем ясау шөгыле ял итүчеләр күңеленә хуш килде.Смена мультфильм карау белән тәмамланды.
Лагерьның дүртенче көне шулай ук мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.Һәр көн иртәнге зарядка белән башланып китә. Аннан соң тәрбияви әңгәмә “Яхшылык җирдә ятмый”темасына.Киресенчә көн булгач малайлар кызлар һәм киресенчә киенделәр.Бу ял итүчеләргә бигрәк тә ошады. Юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелгәннән соң, балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнады.Менә шулай көн үтеп тә китте.
Әкиятләрне без биләүдә вакытта ук ишетеп үсәбез.Шуңа күрә балалар аларны бик тә ярата.Бүген “Кояшкай” лагерынд” Әкиятләр көне” уздырылды.Балалар Г.Тукай, А.Алиш әкиятләрен тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.Соңыннан “Шалкан” һәм “ Теремкәй” әкиятләрен сәхнәләштереп , үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Чәчәкләр дөньяны бизи , матурлый.Бүген лагерьның икенче көне әнә шулай аталды.Ял итүчеләр чәчәкләрне танырга, дөрес итеп җыярга өйрәнде. Үз куллары белән ясалган чәчәкләр балалар күңелен тагын да күтәрде.
Бүген, 1 июнь көнне, Баландыш төп мәктәбендә “Кояшкай” мәктәп яны лагеры эшли башлады. Анда 10 бала ял итә. Лагерьда чаралар алдан төзелгән чаралар программасы нигезендә, экологик юнәлештә алып барыла. Туклану СанПин таләпләренә туры китереп төзелгән, ике атналык меню нигезендә оештырыла. Балаларны кабул итү, озату Роспотребнадзор кагыйдәләре буенча алып барыла. Балаларга күңелле,имин яллар теләп калабыз!