ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 7 июнендә Кама Тамагында 2010-2011 нче елда  туган яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2 турында катнаштылар. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән(Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф,Мортазин Камил, Сәлахов Илсаф, Зәйнетдинов Самир, Сәйфуллин Әмир) егетләр тәкъдим итте.

6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көн. Бу көнне   7 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты  укытучы  Нуртдинова  Елена  Яковлевна  җитәкчелегендә “ Әдәби беседка” янында кичә уздырдылар. Рус телен камил белү һәркемгә кирәк!

6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көн. Бу көн рус теле көне буларак бәйрәм ителә. Бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез! Рус телен камил белү һәркемгә кирәк! 6 нчы сыйныф укучылары рус теле укытучы  Әхмәтшина  Гөлнур  Хәлиулловна  җитәкчелегендә халыкның рус телен ничек  белүе турында  сораштылар.

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Аның әкиятләре белән без барыбыз, әле укырга өйрәнмичә, таныша башладык. 5 июнь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Его стихов пленительная сладость…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Балаларга шагыйрьнең нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, нянясы, Мәскәү һәм Петербургта үткәрелгән еллары турында сөйләнде. Шулай ук сүз рус әдәби теленә нигез салучы бай әдәби мирас турында да барды. Балалар А.С. Пушкин иҗатына багышланган викторинада актив катнаштылар. Бәйрәм шагыйрьнең яраткан шигырьләрен һәм өзекләрен уку белән тәмамланды.

Әбде авыл китапханәсендә 5 июнь көнне балалар һәм яшүсмерләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан «Беречь природу –дар бесценный»  дигән экологик чара үткәрелде. Аның барышында балалар Республикабыз һәм авылыбызның үсемлекләре һәм хайваннары белән таныштылар, кайсылары  Кызыл китапка кертелгәннәрен белделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, рәсем конкурсында катнаштылар.

2021 елның 4 июнендә Байлар Сабасында 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында 2021 елның Футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең 1 турында катнаштылар. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән(Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф,Мортазин Камил, Сәлахов Илсаф, Шәрәфиев Азат, Сәйфуллин Әмир тәкъдим иттеләр.). Безнең егетләр, Саба районы командасы белән 11:1 исәбе белән уйнап, җиңү яулады.

3 июнь  көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан Дәүләт Аграр университетының "Тургай" студентлар театрын оештырып аны соңгы көненә кадәр җитәкләп килгән Галиев Роберт Тимерхан улының тууына 68 яшь. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән “Үз җырын җырлаган тургай” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырдылар. Чара барышында укучылар Р.Галиевның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, оештырып сәхнәгә чыгарган спектакльләренә, катнашкан рольләренә күзәтү ясалды.

Шул уңайдан, Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Эх, күңелле балачак!" исемле информацион-күңел ачу чарасы үткәрелде. Балаларга  хәрәкәтле һәм дидактик уеннар, күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, конкурсларда үзара көч сынаштылар, бәйрәм барышында татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, ​ балалар да бик кәнәгать калдылар.

Чарада катнашучы балаларга тормышта булырга мөмкин куркыныч күренешләр, кешенең һәрвакыт тормышта сайлау алдында торуы турында әңгәмә уздырылды. Балалар арасында дуслык, ышаныч, бердәмлек булдыру максатында тренинг-күнегүләр үткәрелде, кычкырып китап уку оештырылды. Соңыннан балаларга буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International