Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында катнашучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан аның шигырьләрен укылдылар, әкиятләре буенча кроссвордлар чиштеләр.
Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар, журналлар урын алды. Китап укырга килүчеләр күргәзмә белән таныштылар.
Чарада катнашучы «Почемучки» клубы укучылары сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат тыңладылар, халык мәкальләрен искә төшерделәр, «Спасибо нашим докторам» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт нинди әсәрләрдә тасвирланганын искә төшерделәр. Шулай ук дару үләннәренең файдасы турында әңгәмә алып барылды. Китап укучылар өчен «Яшел даруханә - сезнең сәламәтлегегезгә!» дип исемләнгән күргәзмә төзелгән иде. Соңыннан өстәл уеннары ярышлары үткәрелде.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Кичә барышында китапханәче укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында рәсем бәйгесе үтте.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Авыл фельшеры - Галимова Люция Муса кызы үзенең чыгышын сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш, - дип башлады. Ул сәламәт булу өчен дөрес туклану, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәдә кирәкле температура һәм дымлылык тудыру, физик күнегүләр ясау турында һәм башкалар хакында сөйләде.
7 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә укытучылар өчен “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта Эвакуацияләнгән халыкны кабул итү пункты хезмәткәрләрең дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эвакуацияләнгән халыкны кабул итүен оештыру” дигән темага өйрәнү үткәрелде.Укытучылар алдында, эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне дөрес оештыруны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Олег Борисович Хомченко чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович укытучыларга, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү вакытында дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эш итәргә кирәклеген искәртте.
Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Теләче үзәк китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан «Синең сәламәтлегең – синең киләчәгең» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, инстаграм битендә презентация куелды.
Аны формалаштыру проблемасы да халыкка, бигрәк тә яшьләргә, китапханәләрнең актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «10 000 шагов к жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кеше тормышында аның роле турында әңгәмә үткәрелде.