Социаль хезмәттән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Гарденотерапия»технологиясе уңышлы кулланыла. Әлеге төр эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия, бу исә аны өлкәннәрнең эмоциональ, физик халәтен яхшырту өчен кулланырга тулы мөмкинлек бирә. «Гарденотерапия» технологиясе ел әйләнәсе дәвамында эшли. Җәйге чорда бакча яны участогында, ә кышкы айларда өйдә киң кулланылыш таба. Иртә язда социаль хезмәттән файдаланучылар социаль хезмәткәрләр белән бергәләп үсентеләр өчен туфрак һәм савытлар әзерлиләр; март-апрель айларында орлыклар чәчеп, үсентеләр үстерәләр. Өлкәннәр үзләренә ошаган гөлләрне үрчетү белән дә теләп шөгыльләнәләр. Шулай ук чәчәкләрне, гөлләрне үстерү, тәрбияләү буенча һәм бакчада үстерелә торган үсемлекләрнең файдалы үзлекләре хакында китап-журналлар укып үзләренә кирәкле мәгълүматларны туплыйлар.
2021 елның 9 апрелендә Шармыш авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен Космонавтика көнен һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "С Незнайкой на Луну» дигән уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар җир орбитасына беренче ясалма иярчененең ничек җибәрелүе турында белделәр. Китапханәче космоска килгән беренче тере затлар, танылган этләр Лайка, Белка, Стрелка һәм очыштан соң киләчәк язмышлары турында сөйләде. Космос һәм Юрий Гагарин турында шигырьләр укылды. Чара ахырында "Гаҗәп космос дөньясы" күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Алдан кул эшләре остасы бәйгесе дә игълан ителгән иде.
Һәр кешенең тормышында иң мөһиме - сәламәтлек. Сәламәтлек саклау мөһимлеген ассызыклау өчен аерым бәйрәм – 7 апрель көнне Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне "Родник "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З., "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә, "Сәламәтлек юлыннан алга" акциясе үткәрделәр. Волонтерлар Теләче авылы урамына чыктылар һәм буклетлар тараттылар. Безнең сәламәтлек бәһасез. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Бу бәйрәм көнендә һәр кешегә истә тотырга кирәк: сәламәтлек – ул авырулар булмау гына түгел, ә күңелебезнең торышы да.
9 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары, берләшмә җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары өчен “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта Эвакуацияләнгән халыкны кабул итү пункты хезмәткәрләрең дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эвакуацияләнгән халыкны кабул итүен оештыру” дигән темага өйрәнү үткәрелде.Укытучылар эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне дөрес оештыруны үткәреп күрсәттеләр. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлванович , гадәттән тыш хәлләр булган очракта, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү вакытында дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эш итәргә кирәклеген искәртте.
Әлеге чараның максаты балаларны татар халык милли киемнәре, чиккән сөлгеләр белән таныштыру. Балалар белән татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләшелде. Ахырдан балалар “Түбәтәй” татар милли уенында катнаштылар.
|
Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, аларның сәламәтлеген ныгыта. Шул уңайдан һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планын тормышка ашыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында татар халык хәрәкәтле уеннары көне үткәрелде. Кече төркемнәрдә "Миннебай", “Түбәтәй”, зурлар төркемендә "Соры бүре", ә әзерлек төркемендә "Чүлмәк сатыш" татар халык уенын уйнадылар. Уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз теләкләрен башкалар белән килешеп уйнарга, иптәшләр алдында җаваплылык тоярга өйрәнделәр.
|
5 энә белән оекбашларны туган як табигатенә хас салкыннарда кию өчен бәйләп кигән.. Тырыш халык сарык асраган. Шушы хайван йоныннан оекбаш бәйләү үзенчәлекләре турында 8 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә балаларга оекбаш бәйләү алымнарын аңлатты. Аякка оекбашларның файдасы турында сөйләде.
Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе хезмәткәре "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән уен программасы белән "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Бу чарага кунак булып килгән "Доктор Айболит" балаларның сәламәтлекләрен тикшерде, сәламәт булу серләрен сөйләде. Китапханәче Миләүшә Назипова "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дигән тукталышта балаларга хәрәкәтле уеннар уйнатты.
Шул уңайдан Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова “Әдәби аптечка” дигән китап күргәзмәсе оештырды һәм “Китап - дару, уку - дәвалау, китапханә - даруханә, язучы - табиб” девизы астында күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Сәламәтлек сәгате үткәрү өчен ФАП фельдшеры Егорова Д.Х. китапханәгә чакырылды. «Яшәү тирәлеге, кешенең сәламәтлеге, үзеңне ничек сакларга?» сорауларына җаваплар тыңланды. Дания апа таҗлы вирустан саклану чараларын үтәргә, вакцина ясатырга киңәш итте.
7 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән фельдшер белән очрашу үткәрделәр. Фельдшер балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде һәм врач эшенең нинди авыр хезмәт икәнен аңлатты.