1961 елның нәкъ менә шул көнендә совет космонавты Юрий Гагарин «Киттек!», - дигән һәм «Восток» корабында Җир өстендә күтәрелгән. Әлеге истәлекле датага һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Мин Гагарин урамында яшим” исемле флешмоб үткәрделәр.
11 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия космик диктанты язуда катнаштылар . Диктантны ВДНХ, В контакте һәм “Открытые уроки” сайтларында алып барылды. Уңышлар телибез.
12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Бүген укытучылар һәм укытучылар белән берлектә, иртәңге линейка вакытында әлеге истәлекле датаны кабат искә төшереп, космос турында кызыклы фактларны барлап үттек.
10 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән Тоталь диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучылары яздырды. Тоталь диктантны 50 артык укучы язды.
4 – 9 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Гыймаева Ания Салмановна “ Ел укытучысы - 2021” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашты һәм “Иң яхшы инглиз теле” номинациясендә җиңү яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
2021 елның 7 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында, Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
9-11 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2004 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына бишенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Шуларны истә тотып”Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы “ кысаларында бүген Баландыш төп мәктәбендә “Табышмаклар викторинасы” үткәрелде.
7 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып үтте. Семинарда катнашучылар ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар карадылар. Семинар бик нәтиҗәле үтте.
Чараны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты уздыра. Һәр бәйрәмнең бизәге – ул җыр – моң һәм милли ризыклар, шулай бит дуслар. Чыннан да халкыбызның горурланырлык, сокландыргыч гореф – гадәтләре, милли ризыклары күптөрле. Без моның шулай булуына бүген тагы бер кат инандык. Фестивальне үткәрүнең төп максаты: гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту; туган як тарихын өйрәнү;гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү. Бәйгенең сайлап алу турын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Ратникова Римма Атлас кызы һәм районыбыз башлыгы Хажипов Нәҗип Нәкыйп улы ачып җибәрде. Бәйгедә 9 районнан ( Теләче, Саба, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч) килгән гаилә династияләре җюри алдында имтихан тотты. Әлеге чарада безнең районнан Иске Җөри авылыннан Латыйп бабай гаилә нәселе чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.