Юрий Гагаринның Галәмгә беренче мәртәбә очуына 60 ел. Шул уңайдан “Нурлар” клубына йөрүче балалар өчен Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова һәм мәдәният йорты директоры Р.Фәләхова “Кеше Галәмдә” дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрделәр. Балалар космос турындагы китаплар, кешенең тугры дуслары - этләр Лайка, Стрелка һәм Белка, Восток-1 космик корабында беренче булып Җир орбитасын урап узган Ю.Гагарин турында белделәр, космос темасына багышланган викторинада актив катнаштылар. Космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чишелде, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, космонавтлар һәм космик очышлар тарихы чагылдырылган материаллар тупланган «Кеше. Галәм. Космос " презентациясе тәкъдим ителде.
Алан авыл китапханәсендә китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган тел табышмаклары" исемле чара узды. Китапханәче балаларга планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык хәтере, аның рухи көче булуы турында сөйләде, бөек язучыларның һәм шагыйрьләрнең татар теле турында әйтемнәрен укыды. Ә очрашуның иң кульминацион мизгеле "Уйлап тап!" уены булды. Балаларга чара ошады, алар бик теләп уеннарга катнаштылар.
Һәркем аны аерым бер хис белән ярата, үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына бармасын, кеше үзенең туган авылын сагына. Ерак-ерак җирләрдән туган ягын сагынып кайта. Чөнки аны газиз әти-әнисе, туган йорты,туган як табигате кочагында үткән бәхетле балачагы көтә... Олы Мәтәскә авылын да сагынынып күпме кеше читтә гөмер итә. Шуларны күрештерү, очраштыру максатыннан 10 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән якташлар очрашуы оештырдылар. Бу бәйрәмгә бик күп авылдашлар кайттылар. Аларның һәркайсы җыр-моңга гашыйк: җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Читтән кайткан авылдашларыбыз көче белән оештырылган бәйрәм концерты барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде. Алар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән таралыштылар.
Балалар арасында узган әлеге конкурс кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган.
Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Кеше - галәмдә" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. Чара вакытында балалар галәм турында фильм карадылар һәм рәсем ясадылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән таныштылар.
1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу - очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Космоска сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Моннан 60 ел элек - 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин 1961 елда Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алып, дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясады. Бу очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итте. Юрий Гагарин уңышлы гына җиргә кире әйләнеп кайтып кешелек өчен галәмгә юл ачты. Космоска очу - зур вакыйга. Сер түгел, безнең һәркайсыбыз балачакта Гагарин кебек космонавт булырга һәм аңа охшарга хыяллана. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе дә Беренче канал оештырган «Я – Гагарин!» флешмобына кушылды. Ул яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, ил космонавтикасы белән горурлану тойгылары уяту максатын күздә тотып оештырылды.
14 апрельдә Баландыш төп мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы үтте.Чара укучыларның җыр – биюләре белән үрелеп барды. Мәктәп коллективының шатлыгын уртаклашырга Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., аның урынбасары Фатхуллин А.Г. һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. килгән иде. Соңыннан укучылар кунаклар белән бергә шахмат уеннарында үз көчләрен сынап карадылар.
13 апрель көнне Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта короновирус инфекциясына каршы вакцина ясату; “Моя газета», «Теләче» газеталарына язылу; профсоюз линиясе буенча эшләнелгән «Хезмәткәрләрне сәламәтләндерү» программасына керү мәсьәләләре яктыртылды.
2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула. 10 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге датага багышлап «Кеше. Галәм. Космос» исемдә мәгълүмат сәгате үткәрделәр.