7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә «Витаминнар илендә кунакта» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә берничә бүлектән тора, ә анда тәкъдим ителгән китаплар балаларга саулыкның кадерен белергә, сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәнергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Шул уңайдан һәм аның 1923 елда уздырылачак 150 еллык юбилее кысаларында 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә бөек музыка эшлеклесенә багышланган “Рус музыкасы гение” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормыш, иҗат юлы турында мәгълүматлар һәм буклетлар урын алды. Бу бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны кыю рәвештә "рус гение" дип атарга мөмкин. Рахманинов искиткеч пианист, дирижер һәм композитор була, үзеннән соң бик зур мәдәни мирас калдыра. Рахманиновның иҗатында туган ил темасы киң колач ала.
Бүген Шәдке балалар бакчасында, зурлар төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк ! "- дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрне дә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.
Бүген мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2 сыйныф укучылары өчен Шарафиева Д.Р. класстан тыш чара үткәрде. Чараның максаты: әкиятләр буенча укучыларның белемнәрен камилләштерү; кызыксыну булдыру; иҗади фикерләүләрен, уйлау сәләтен, укуга карата кызыксыну уяту.
2021 елның 2 апрелендә Олы Әтнә авылында 2002 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында тренер-көрәшче Сәфәров Рәдиф Разит улы истәлегенә багышланган ачык көрәш бэйгесе булып узды. Барлыгы бу ярышта 150 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Көрәш нәтиҗәләре буенча:
Нигмәтжанов Данис -3 урында
Идрисов Рияз-2 урында
Әлеге унайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йорүче укучылар белән «Кошлар – табигать дуслары» дип исемләнгән танып белү сәгате утте. Чара барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр. Кошлар көне уңаеннан рәсем бәйгесе игълан ителде.
Балаларны китап укырга өйрәтү – һәр ата-ананың бурычы. Халыкара балалар китабы көне 1967 елдан бирле танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнне 2 апрельдә билгеләнеп үтелә. Шуны күздә тотып Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китап - дустың һәм юлдашың” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар куп кенә кызыклы киталар белән таныштылар, табышмакларга жаваплар эзләделэр, яраткан әкиятләрен тынладылар.
Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү йөзеннән Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәккә йөрүче балалар белән "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар “Китап иле – серле дөнья” дип исемләнгән китап иленә сәяхәт кылдылар, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
Китапханәгә килгән нәни укучыларыбыз үзләренең яраткан язучыларының кызыклы китаплары белән таныша алдылар.