Яшьләрнең ял вакытын күңелле үткәрү максатыннан 2нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Күңелле сәгать" үткәрелде.
Очрашуда балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. «Кошлар - әкиятләр һәм хикәяләр геройлары» уен - викторинасы кызыклы узды, әсәрләрдән өзекләр буенча авторның нинди кош турында язганын танып белделәр. Китапханәдә «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, төп геройлары - безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тәкъдим ителде.
23 март көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 13 данә яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәннән соң “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.
Биредә яңа китаплар белән таныштыру, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укулар узды. Кечерәк балалар үзләренең яратып укыган китапларыннан әкият геройларын ясадылар. Ә 5-6 нчы сыйныф кызлары "Балачагым китаплары" дигән әдәби газета чыгардылар. Китап уку һәм бергә узган иҗади минут һәркемне күтәренке кәеф белән рухландырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары Теләче районы беренчелегенә үткән «КЭС – БАСКЕТ» баскетбол лигасы ярышларында катнаштылар. Егетләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучылары Р.Р. Хәкимов, Б. Р. Салахиев һәм З.Х.Салихова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
«С книгой по дороге детства» - шундый исем астында Әбде авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында чаралар узды. Балалар өчен күргәзмә-күзәтүләр оештырылды, әңгәмә һәм әдәби викторина үткәрелде. Соңыннан катнашучылар рәсем бәйгесендә көч сынашты. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә "Туасы җырларым бар әле" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә аның тормышы, иҗаты турында мәгълуматлар һәм зыялыларыбызның истәлекләре тупланды. "Субашымда яшьлек елларым" дип исемләнгән стенд та әлеге күргәзмәдә урын алды.
Шушы уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре “Без бергә туберкулезны җиңәбез!” дип исемләнгән флешмоб оештырдылар.
Шармыш авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы «Буян утравы яныннан, данлы Солтан патшалыгына" дип исемләнгән интеллектуаль уеныннан башланды, анда балалар А.С. Пушкинның яраткан әкиятләрен искә төшерделәр., китапханә океаны буйлап белем утрауларына "китап җилкәне астында" дигән сәяхәткә киттеләр. «Катнашучылар А.С. Пушкин әсәрләрен саклый торган хәзинәләр турында белделәр. Әлеге чара «Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дигән мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Бәйрәм кысаларында китапханәдә күргәзмә куелды. «Почемучки» клубы балалары Пушкин әкиятләренең яраткан геройларын ясадылар, әлеге эшләр бәйрәмне бизәде.
23-27 нче март көннәрендә «Республика балалар китапханәсе» һәм «Россия дәүләт балалар китапханәсе» Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы игълан итте. Шул уңайдан 24 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Исәнме, Китап атналыгы!” дип исемләнгән уенлы программа тәкъдим иттеләр. Бу чара китаплар яратучылар өчен чын бәйрәм булды. Катнашучылар «Әкиятләр», “Табышмаклар урамнары”, туган телләр елына багышланган “Шигырьләр бульвары” буенча сәяхәт кылдылар, «Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре” турында белделәр. Кызыклы спорт, интеллектуаль уеннарда, викториналарда актив катнаштылар, китап геройларына һәм аларның авторларына багышланган иҗади биремнәрне үтәделәр.