26 нчы март көнне Теләче урта мәктәбендә “Балалар һәм яшьүсмерләр тормышында интернет челтерләренең тискәре йогынтысын булдырмау” темасына ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов А.Ф., балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе инспекторы Муталлапов И.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиганшина А.Н., информатика укытучысы Гаптрахманов Ф.Ф., педагог – психолог Габдрахманова З.З., социаль педагог Вафина Ф.З. ата- аналарга балалар һәм яшьүсмерләр тормышында интернет челтерләренең роле, аларга интернетның тискәре йогынтысын булдырмау чаралары турында сөйләделәр. Мәктәп коллективы һәм ата-аналарның бердәм эш юлларын билгеләделәр, алда торган бурычларны аңлаттылар, киңәшләр бирделәр. Ата-аналар җыелышы бик файдалы узды.
Якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Рухият” фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә Закир кызы Зыятдиновага 27 март көнне 80 яшь тула.Сәйдә Зыялы укучыларга “Айның тулган чагы”, “Сулар үргә акмый" дигән шигъри китаплар, проза әсәрләре – повестьлар «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту», хикәяләр «Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б., шулай ук публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Китап укучыларыбызны якташыбыз иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Мин дә синең сайрар бер кошчыгың” дип аталган күргәзмә эшләнде, презентация куелды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә 25 март көнне “Туган телнең - асыл байлыклары” дип исемләнгән әдәби-фольклор сәгать үткәрелде. Туган телебезнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү максатыннан уздырылган әлеге чарада шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, башваткычлар, уеннар оештырылды. Балалар белән тизәйткечләр, сынамышлар әйтештек, кычкырып әкиятләр укыдык, шигырьләр сөйләдек, китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрдек. Яшь укучылар бик теләп өйгә китаплар алдылар. Кичәбез бергәләп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
25 март көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Җәнәй авылына кучмә китапханә белән барды.
25 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар китабы атналыгы уңаеннан “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән әкиятләр уку сәгате үткәрелде. Балалар белән татар телендә күп кенә әкиятләр укылды, әкиятләр буенча төзелгән сораулар ярдәмендә викторина уздырылды. Әлеге чараның максаты балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, шулай ук балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.
Язгы каникулны күңелле итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән “Журналлар патшалыгында кунакта» дип исемләнгән информацион сәгать үтте.Укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларының битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Информацион сәгать кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
Биредә авыл җирлеге башлыгы, авыл ветераннар советы рәисе катнашты. Очрашу барышында сүз татар теле язмышы турында барды. Укучыларны татарча яңа китаплар белән таныштырылды.
Театр - серле, театр - әкият, тылсым. Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.
5 нче апрель көнне Теләче район китапханәсендә үздырылган очрашуга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хөснетдинов Харис Мөһәммәтнурович, Фатхуллин Алмаз Гыйлванович, Фатхрахманов Айдар Рамилевич, Науметова Гөлназ Шәүкәтовна һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы Дәүләт татар драма театры артисты Искәндәрова Миләүшә Нурисламовна килгән иде
2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (өстәмә белем бирү педагогы Җәббаров А.Ф. ) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 3 урынны, парлы разрядта 2 урынны, катнаш разрядта 2 урынны яулады. Команда зачетында Татарстан 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.