27 март көнне Мамадыш шәһәрендә йөзү буенча 2007-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында турнир булып узды. Менделеевск, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар.
Барлыгы 9 команда катнашкан әлеге турнирда Теләче районы данын яклап, тренерлар Шәяхмәтов Ш.А., Габделхаев Р.Х. җитәкчелегендә Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри һәм Шәтке урта мәктәбе егетләре һәм кызлары катнашты.
Уеннар нәтиҗәсе буенча кызлар-3 нче, егетләр-4 нче урында.
25 март көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. җитәкчелегендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе Олы Саурыш авылында гомер кичерүче Сибгатуллина Мәсрүрә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Мәсрүрә апа, Рәкыя Галимова һәм Фәягөл Фәтхуллиналар катнашында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан җылы очрашу булып узды.
27 мартта Теләче урта гомумбелем мәктәбендә беренче сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек дәресләре үтте. Балалар башлангыч сыйныф укытучылары Галиева А.М., Миннуллина М.А. , Саттарова Т.Ф., Жукова Р.А. һәм музыка укытучысы С.П. Хәбирова белән белем дөньясына сәяхәтләрен башлап җибәрделәр. Директор урынбасары В.Г.Мифтахова әти-әниләрне мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре, укыту программасы һәм дәреслекләр белән таныштырды.
2021 елның 28 март көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Павлова Аграпина Андреевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Аграпина Андреевнага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Аграпина Андреевнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 28 март көнендә Олы Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Даутова Мәймүнә Мингәлим кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәймүнә апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
26 март көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары Каюм Насыйри исемендәге XIX төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында катнаштылар. Закирова Азалия (җитәкчесе Бикчәнтәева Д.М.), Вәлиуллина Илзирә ( җитәкчесе Хәйртдинова Я.Р.) 3 урын яуладылар. Котлыйбыз!
Районыбызның барлык сәхнә осталарын, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Галиаскар Камал исемендәге Татар академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры хезмәткәрләрен , театр сөюче барлык тамашачыларны Халыкара театр көне белән котлыйбыз. Сезгә яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек , бәхет-шатлыклар һәм алкышлар телибез.
27 нче март көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында , Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “ Җәшнә кояш, җалтыра!” керәшен мәдәниятенең республикакүләм балалар фестивале булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гәйнетдинова Назлыгөл әлеге конкурста катнашып , “Халык вокалы” номинациясендә ,( өлкән группа) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. ( Җитәкчесе – Сафина А.Э.)
Чын күңелдән Тәбрик итәбез!!!
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. 25 март көнне тәрбияче Гайнетдинова А. А. Балалар белән “Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтибез!” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрде. Чарада Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашты. Әңгәмә барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар. Бу чарадан балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калды.