Балалар бик актив катнаштылар. Алар үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен төрле спорт уеннарында сынадылар.
Ачы авылы китапханәсе Бөтендөнья кычкырып укулар көне кысаларында «Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы – Татарстан Республикасының балалар китапханәсе. Төрле халыкларның әкиятләре үзара бик охшаш — алар кыюлыкка, яхшылыкка, гаделлеккә, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтәләр.
Әлеге акциядә катнашып Солтанов Солтан Диплом белән бүләкләнде.
Максабаш авыл китапханәсендә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы һәм театраль күренешләр тасвирланган фотолар урнаштырылды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде, күзәтү үткәрелде.
Быел да 26 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды. Аларның барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйланды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Театр сәхнәсендә – якташларыбыз” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә якташ артистларыбыз, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.
2021 нче елның 27 нче мартында Әбде авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халылар бердәмлеге елы уңаеннан "2021 сүз туган телдә" дип исемләнгән мавыктыргыч квест үткәрелде. Ул кызыклы маршрутлар узу, мөстәкыйль тикшеренү һәм биремнәргә җавап табу өчен төзелгән. Чөнки уен танып-белү активлыгын, аралашу культурасын, эрудицияне һәм зирәклекне үстерә. Чара ахырында балалар шигырьләр сөйләделәр.
26 март көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче Балалар иҗат үзәгенең “Репортер” түгәрәгенә (җитәкчесе Бәширова Нүрия) йөрүче балаларга “Наркотикларга урын булмасын!” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар уйналды.
26 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучылар өчен “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар “Без нинди әкияттән” дип исемләнгән әдәби викторинада актив катнаштылар. Шулай ук китапханәдә “Балалар китаплары могҗизалы битләр” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китаплар белән танышканнан соң, укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайлап, өйләренә укырга алдылар.
Алан авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы башланып китү уңаеннан иң кечкенә китап укучылар өчен аларда китапка мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, “Китап нуры керсен күңелләргә” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.
26 март көнне Теләче балалар китапханәсендә якташ язучыбыз Сәйдә Зыялының 80 яшьлек юбилеена багышланган «Туган як та, син дә бер генә ген» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Сәйдә Зыялының китаплары - татар әдәбиятының бай мирасының бер өлеше генә. Күргәзмә аша балалар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән танышты.