Балалар китабы атналыгы уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Кызыклы китапларның дусты бул” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды.“Әкиятне таны” дигән викторина,“Сүзләрне тап” темасына тапкыр-шоу үткәрелде. Ахырдан кызыклы уеннар үткәрелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Көндәлек халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннатова Г.Р. Теләче муниципаль районында балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар белән «Матурлык дөньясында» программасы буенча шәхси дәресләр үткәрә. Әлеге дәресләрнең максаты-балаларда деструктив психологик халәтләрне ачыклау,коррекцияләү һәм үстерүгә юнәлтелгән. Дәресләрдә төрле психологик методикалар кулланыла. Нигездә бу - арт-терапия. Һәр балага, ачыкланган проблемалардан чыгып, шәхси эш методикалары сайлап алына. Балалар әлеге дәресләргә бик теләп йөриләр, ә ата-аналар дәрестән канәгать калалар.
25 март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4, 5 сыйныф укучылары Вәлиуллина Илсинә, Галиәхмәтова Дилә, Галиәхмәтова Аделина, Сабирҗанова Айзилә «Шаян ТВ» телевизион каналындагы « Акыл –Батл» интеллектуаль уенында катнаштылар . Укучылар сыйныф җитәкчеләре Кәримуллина Ә.Н. һәм Нурмөхәммәтова Э.И. җитәкчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар һәм үзләрен иң акыллы укучылар икәнлекләрен күрсәттеләр. Котлыйбыз!
2021 елның 20 март көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Кадырова Нәилә Маннан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәилә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Каюмова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Нәилә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен каршы алырга уйлап, залга җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә Убырлы карчык күренде. Ул Нәүрүзбикәне качырган булып чыкты. Балалар аның төрле-төрле биремнәрен үтәп гүзәл Нәүрүзне коткардылар, аннан Яз кызы, Кар кызы белән бергә «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз», «Кәрия-Зәкәрия “ уеннарын уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр.
Укучылар презентация һәм күргәзмәдә әзерләнгән материаллардан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бу Кырым ярымутравының килеп чыгышы һәм тарихы, аның бай табигате һәм иң күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартында узган тарихи вакыйганың әһәмияте. Чара ахырында балалар безнең көннәрдә тарихи гаделлек барлыкка килде – Россия составына федерациянең ике субъекты-Кырым һәм Севастополь законлы рәвештә әйләнеп кайтты, дигән бердәм фикер белдерделәр. Әлеге чара белән без яшьләрдә үз илебез тарихына, тулаем дәүләтебезгә һәм аның казанышларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү, тугандаш халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм иттек.
Теләче район мәдәният йортыннан Әлфия Поташова җитәкчелегендә, "Вокал соло" номинациясендә Диләрә Исмәгыйлова (Теләче) белән Данил Галимов (Баландыш) 2 дәрәҗә, Чулпан Зиннатуллина (Үзәк) 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алар 17-23 апрель көннәрендә, Казан шәһәрендә узачак бәйгенең Супер финалында катнашачак. Уңышлар аларга!
Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән тематик сәгать узды. “Туган ягым Теләче” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
18 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә Крымның Россия составына яңадан кушылуына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
18 март көнне Теләче балалар китапханәсендә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Татар теле – шагыйрьләр теле» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Иң элек балалар «Әкиятләр дөньясында», «Мин башлыйм, син тәмамла», «Серле сандык» кебек уеннарда катнаштылар. Соңыннан татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан кечкенәләр өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтелде. Әлеге чара Туган ил, туган як турындагы әсәрләргә кызыксыну уяту, туган телгә һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү, балаларда патриотизм, толерантлык хисләре формалаштыру максатыннан уздырылды.