18 март Кырымның Россия белән кушылу көне, ул 2014 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Кырым Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турында" гы закон белән билгеләнгән. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә "Кырым һәм Рәсәйнең бердәмлеге" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде.
Яхшырак белгән һәм яраткан нәрсәнең кадерен күбрәк беләсең. Шул максаттан һәм Теләченең 30 еллыгы уңаеннан 17 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Туган җирдә бәхет татлырак» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Кояшкай" балалар бакчасыннан балалар чакырылды. Китапханәче балаларга Баландыш авылының килеп чыгышы ,чишмәләре, авылның күренекле кешеләре, район тарихындагы вакыйгалар турында сөйләде, күргәзмәләр, альбомнар белән таныштырды. Бала өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.
Укучылар презентация һәм күргәзмәдә әзерләнгән материаллардан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бу Кырым ярымутравының килеп чыгышы һәм тарихы, аның бай табигате һәм иң күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, 2014 елның 18 мартында узган тарихи вакыйганың әһәмияте. Чара ахырында балалар безнең көннәрдә тарихи гаделлек барлыкка килде – Россия составына федерациянең ике субъекты-Кырым һәм Севастополь законлы рәвештә әйләнеп кайтты, дигән бердәм фикер белдерделәр. Әлеге чара белән без яшьләрдә үз илебез тарихына, тулаем дәүләтебезгә һәм аның казанышларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү, тугандаш халыклар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм иттек.
«Һәр канатлы дуска бер оя» акциясе- кошларга булышу өчен бик яхшы мөмкинлек.Туган якка килү белән канатларын җилпи-җилпи, талпына-талпына, чут-чут итеп сайрый башлаучы яшькелт- кара сыерчыкларга ясаган матур уңайлы, җылы сыерчык оялары бик кирәк. Әйдәгез, кадерле дуслар, сез дә безгә кушылыгыз!
30 нчы мартта Теләче урта мәктәбендә Теләче районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен район семинары булып үтте. Семинарда ГИБДД начальнигы Нәзиров Р.Х., яшьүсмерләр белән эшләр буенча җаваплы инспектор Моталлапов И.Р., район больницасы врач - педиатры Исмагыйлова Р.М., ФОРПОСТ үзәге директоры Сәйфетдинов Р.Р., “Родник” гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Низамова Л.М., мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Сабирова А.Р., методист- психолог Хәмидуллина С.Н., тәрбия эшләре буенча методист И.Р. Фәсхиев чыгыш ясадылар. Семинарда яшьүсмерләрне тәрбияләү буенча мөһим сораулар каралды.
2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык түләү (шул исәптән 2021 елның 1 апреленә кадәр) күләмдә биреләчәк:
2021 елның 29 мартында "Сугышта хатын-кыз йөзе түгел..." социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру максатыннан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Заһидуллина Г. К. "Теләче волонтерлары" үзәге волонтерлары белән берлектә "Янәшәдә өлкән кеше яши" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар һәм белгечләр ишегалларында җыелган карны бердәм чистарттылар. Акциянең максаты - яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу, җәмгыятьтә өлкәннәргә карата бердәмлек һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
30 нчы март көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утызынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Әлеге чараның максаты булып балаларда патриотик кыйммәтләр, карашлар һәм инанулар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау торды.
«Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ел саен ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартларын тикшерү буенча рейдлар уздыра. Гражданнарның хуҗалыкларын карау барышында яшәү шартларын бәяләү актлары тутырыла. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өстәмә ярдәм алуга мохтаҗлыклары билгеләнә. Социаль хезмәтләрнең гарантияләре, төрләре һәм формалары турында консультация бирелә. Хәзерге вакытта Теләче районында ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 375 кеше исәпләнә. Бүгенгесе көндә шуларның 142сенә акт тутырылды һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.