ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга авылдашыбыз рәссам Рәфкат Кәримуллин иҗаты белән "Тылсымлы пумала" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул баш рәссам Усман Абдулов җитәкчелегендәге Казан телевидение студиясендә эшли башлаган беренче рәссамнарның берсе була. Соңрак Казан кинохроника студиясендә, «Казан утлары» журналында рәссам булып эшләгән.
Балалар игьтибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Очрашуда авыл җирлеге башлыгы, район һәм авылның ветераннар советы рәисе, төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Өлкәннәребез белән эшләү өчен максат һәм планнар куелды.

Поэзия безне көндәлек, көнкүреш дөньясы өстендә күтәрә, рухи яктан баета. Ул безгә игелеклерәк, тәвәккәлрәк, кыюрак булырга ярдәм итә.19 март көнне Әбде авыл китапханәсендә «Поэзия объединяет поколения» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу көнне килгән укучыларга яраткан шигырьләрне укырга тәкъдим ителде. «Алтын гасыр» шагыйрьләре А.С. Пушкинның, М. Ю. Лермонтовның, А. А. Фетның шигырьләре  яңгырады.

“У войны не женское лицо” проектын тормышка ашыру буенча Субаш авыл китапханәчесе клуб белән берлектә, тыл ветеранында кунакта булды, шуларның берсе Семенова Мария Иван кызы.

Сугыш елларының авырлыгын Мария түтигә үз җилкәсендә тоярга туры килә. Әңгәмә барышында ул ничек итеп балачактан, колхоз кырларында эшләгән еллары турында ачынып сөйләде, фоторәсемнәр карап яшьлек елларын искә төшерде. Мария түти "Хезмәт ветераны" иясе, күп бүләкләргә ия.

 Бүгенге көндә Мария түти авылның өлкән яшьтәге кешесе булуга карамастан көр күңелле, җор телле, кунакчыл булып кала бирә.

2021 елның 18-19 март көннәрендә Алексеевскида 2010-2011 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал этабы узды. Финал этабында Чистай, Казан, Алабуга, Алексеевск №1, Алексеевск №2, Теләче командалары катнашты. Безнең районны, Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә, Теләче урта мәктәбеннән егетләр тәкъдим итте (команда составы: Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Мөликов Данияр, Бәйрәмов Таһир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Адель, Сәлахов Илсаф, Мөхәммәтшин Ралиф, Гыйниятуллин Илдан, Мортазин Камил, Хәбибуллин Тимур). Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Безнең егетләр, Казан һәм Чистай командаларына оттырып, 3 нче урынны яуладылар.

Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан бина фойесында мәгълүмати стенд урнаштырылды.  Бу стенд туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, республиканың бердәмлеген ныгыту максатыннан ясалды. Анда күпмилләтле Татарстан территориясендә яшәүче халыклар, дуслык һәм татулык турында мәгълүмат тупланган. Стенд социаль хезмәт алучылар, яшүсмерләр һәм үз коллегаларыбызның игътибарын үзенә җәлеп итә. Стенд өчен материаллар сайлап алу турындагы фикерне ишетү бик күңелле. Бу үз илең һәм халкыбыз өчен горурлык хисе тудыра.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан  Субаш авыл китапханәсендә «Россия һәм Кырым – тагын бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты: илебез тарихына хөрмәт,  киләчәгенә  ышаныч, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү, гражданлык   активлыгын үстерү.

18 март көнне Айдар авыл китапханәсендә “Кырым язы” Бөтенроссия акциясе кысаларында Кырымның Россия белән кушылуына җиде ел тулуга багышланган “Кырым һәм Россия - бердәм язмыш” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Кырым тарихы, Кырымның яңадан  Россия белән кушылуы турында, шулай ук Кырымга багышланган шигырьләр урын алган материаллар тәкъдим ителде.

18 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Крымның Россиягә кушылу көне уңаеннан  “Крым һәм Россия- без бергә” презентациясен карау оештырылды.

18 март көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Терроризм – угроза обществу " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга "терроризм" төшенчәсен  аңлаттылар, бөтен кешелек өчен терроризмның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр. Шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

 

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  китап укучыларга “Терроризм – угроза обществу” дигән выставка тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International