ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият укучыларны Теләче районы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгалар белән таныштыра – бу районның мәгариф тарихы да, районның авыл хуҗалыгы, сәнәгате үсеше дә, хәзерге вакытта уңышлар һәм казанышлар да.

Район тормышында мөһим чорлар, һичшиксез, шагыйрьләр һәм язучылар иҗатында чагылыш таба. Кече Ватан - җирдә иң матур һәм кадерле урын. Биредә иң матур табигать, иң матур һәм игелекле кешеләр. Монда барысы да үз, якын. Кеше туган як турында күбрәк белем алган саен, аның үсүенә, матурлануына, һичшиксез, өлеш кертәчәк.

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең финалында Баландыш авыл китапханәсеннән Тимербайев Илсаф һәм Шакирова Алисә катнашып сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз аларны!

16 март көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш.  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган “Сөйләшәм туган телемдә” – әдәби марафонында катнашкан өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге һәм “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” тарафыннан диплом белән бүләкләнде.

Шәдке балалар бакчасында балалар  татар халкының милли ризыклары

белән танышуны дәвам итәләр,татар халкының тәмле дә,матурда әзерләнгән   милли ризыкларына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район турында призлы урынга чыккан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш.  Казан шәһәрендә үткәрелүче финал ярышында “Җәлил татар теле” номинациясендә катнашты.

2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Якшәмбе көнне Әбде авылында кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачулар узды. Халыкны бай музыкаль программа көтте. «Задоринка» ансамбле башкаруында дәртле халык җырлары кәефне күтәрде. Күңелле әйлән-бәйлән, көрәктә шуу, киез итекләр ыргыту, кышкы балык тоту һ.б. уеннар кунакларны сөендерде, ә чара ахырында Кыш карачкысы яндырылды. Барлык катнашучылар пылау, тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.

12 март көнне  балалар өчен  «Китап дуслыкка дәшә» дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Чараның кунаклары  татулыкка чакырган китаплар белән таныштылар, бердәмлек һәм дуслыкны сынаган әкият, шигырьләр укыдылар, туган телнең бар матурлыгын күрсәтеп, бер-берсенең күркәм гадәтләрен санадылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә 10-12 март көннәрендә "Ф.Садриев - авыл тормышы җырчысы"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Фоат Садриев  гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләренә кертеп зурлаган язучы. Күргәзмәдә язучының  повесть һәм хикәяләре тупланган.  Язучының әсәрләре тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга ярдәм итә.

Чарада катнашучылар бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштылар, шулай ук Масленица атналыгының һәр көне ничек аталуын белделәр. Чара уен программасы белән дәвам итте, анда балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар: «Тылсымлы коймак», «Аркан тарту», «Бер-береңне коймак белән сыйла», «Әтәч сугышы». Китапханәдә әлеге көн уңаеннан «Масленица белән!» дигән күргәзмә куелды,  анда яшь китап укучылар үзләренә ошаган китаплар һәм әлеге бәйрәм турында мәкаләләр белән таныштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International