ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

11 март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында  җирле керәшеннәр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган "Җәгез эле, җырак тутейләр" Республика конкурсы булып узды. Конкурста Васильева Анна һәм Субаш авыл клубы "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты. Анна Лазеревна "Борынгы киемнәребезне саклаучы хәзинәбез" номинациясендә җиңү яулады.

Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 13 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Террорчылык – гасыр җинаяте” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Теләче урта  мәктәбендә   беренче  сыйныф укучылары өчен  "Саубул, Алифба " дигән бәйрәм үткәрелде.  Башлангыч сыйныф укучыларын  5 нче сыйныф укучылары,   укытучылары Кошкина Э.М., Хазеева  А.Х  һәм әти-әниләр бәйрәм белән котладылар. Укучыларга  уңышлар телибез !

15 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Мин-тикшеренүче” дип исемләнгән районкүләм фәнни эшләр һәм проектлар  конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Тәнзилә 2 нче урын, 3 нче сыйныф укучысы Саруханян Милена  һәм 4 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә 3 нче урыннарны яуладылар. Кызларны матур нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

13 нче март көнне Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы 2021 нче елгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының зона этабында катнашты. Ярышлар "Саба-Арена" да узды.

9 март көнне Баландыш балалар бакчасында «Шалкан» әкияте күрсәтелде. Бу идеяне без балалар белән бергә тормышка ашырдык. Балалар үзләре рольләрне сайладылар, битлекләр киделәр.. Балалар белән бергә шигырьләр укыдык, сүзләрне кабатладык, һәр бала кычкырып сөйләргә тырышты, шулай ук мимика өстендә эшләнелде. Күрсәтү барышында балаларда таныш әкиятнең драматизациясе, геройларның эмоциональ халәтен бирә белү теләге артты. Әкият күрсәткән вакытта балалар бик тырыштылар һәм бу барысына да бик ошады. Театральләштерелгән эшчәнлек ярдәмендә балаларда иҗади мөстәкыйльлек һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, фантазиялары  үсә, сүзлек запасы арта , партнер белән диалог алып барырга өйрәнелә.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы кысаларында, Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы үткәргән “Тел – халык күңеле” район бәйгесендә, Баландыш балалар бакчасыннан Гайнетдинова Райлә катнашты. Муса Җәлилнең “Карак песи” шигырен сөйләп призер булды. Диплом белән бүләкләнде.

2021 елның 13 мартында Теләче районының 30 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. Спартакиада программасына төрле спорт төрләре керде: чаңгы ярышлары, чаңгыда экстремаль ярыш, аркан тартышу, кул көрәше, мас-рестлинг, шахмат һәм башкалар. Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге командасы ярышларда актив катнашты. Безнең хезмәткәрләр аркан тарту буенча ярышында II урын, экстремаль чаңгы ярышында III урын яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

12 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында"Табышмак әйтәм, уйлап тап" дигән чара үткәрелде.

Аның моңлы тавышы татар халкының горурлыгы. Шәтке авылы китапханәсендә шул уңайдан “Тынгысыз артист иҗаты” дигән альбом ясалды. Бу альбомга артист тормышының кызыклы вакыйгалары тупланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International