14 февраль көнне Теләче чаңгы базасында ОДМС,ДЮСШ, ФОРПОСТ, ОЛИМП белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында «Татарстан чаңгы юллары - 2021» район ярышлары үткәрелде . Ярышларда район мәктәпләреннән 78 укучы катнашты.
12-13 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан"газетасы гамәлгә куйган традицион көрәш бәйгесе узды. Биредә безнең район җыелма командасы да уңышлы чыгыш ясады,үз үлчәү авырлыкларында егетләребез түбәндәге урыннарны яулады:
Ренас Кәлимуллин -1 урын,
Муса Галләмов -1 урын
Фәрхат Фәйзуллин -2 урын.
Команда беренчелегендә Теләче командасы 3 урында.
14 февраль көнне с.Әбде авылыннан "Задоринка", Ачы авылыннан "Рябинушка" вокаль ансамбле Казан шәһәрендә А. В. Котков исемендәге ХХХ республика рус хор музыкасы фестивалендә катнашты.
Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,сәламәтлекләрен,бер-берсенә булган дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан,12 февраль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында "Спорт-сәламәтлекнең нигезе"дигән чара үтеп, балалар белән ачык һавада спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды.
2021 елның 12 нче февралендә Биектау муниципаль районының Г.Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы үтте. Республиканың 6 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
Шул уңайдан интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар хөрмәтенә Теләче Үзәк китапханәсенең социаль челтәрдәге битендә презентация тәкъдим ителде. 12 февраль көнне уку залында балаларга, әти-әниләргә “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра...” дип исемләнгән искә алу сәгате үтте. “Әфганстан: онытырга хакыбыз юк” исемле китап күргәзмәсе куелды һәм буклет эшләнде. Укучыларыбыз игътибарына Әфганстан турындагы альбом һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Әфган сугышы вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы – хәзерге буын балалары өчен каһарманлыкның бер үрнәге.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. социаль хезмәт алучы балалар белән Россия фәне көненә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Бөтенроссия халык санын алу – гомумиләштерелгән демографик, икътисадый һәм социаль мәгълүматларны алу максатларында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт статистика методологиясе буенча үткәрелә торган чара. Башта Бөтенроссия халык санын алуның төп этабын 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр үткәрү планлаштырыла, ләкин пандемия башланганнан соң ул 2021 елның апреленә күчерелә. Хөкүмәт кабат халык санын исәпкә алуны 2021 елның сентябрь аена күчерергә карар кыла. Бу хакта журналистларга Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов хәбәр итте. Халык санын алуның төп этабын күчерүнең төп сәбәбе-эпидемиологик хәлнең Саклануы, дип аңлатты Кыюов.
2021 елның 11-12 февралендә «Батыр " спорткомплексында 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды. Анда Мамадыш, Кукмара, Биектау, Арча ,Саба, Питрәч һәм Теләче районнарыннан 7 команда катнашты. Безнең районны Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе егетләре тәкъдим итте. Безнең егетләр, финалда Мамадыш районы командасы белән 3:2 исәбе белән уйнап, 2 урынны яуладылар.
12 нче февральдә Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 2 нче сыйныф укучылары “ Әбием сандыгы ”темасына экскурсиядә катнаштылар. Музей җитәкчесе З.Р. Хәлилова укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Якупова укучыларга кызыклы сораулар бирде.