ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

15 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган дәресләр һәм чаралар үтте. Укучылар Муса Җәлилнең данлы гомерен һәм иҗатын искә алдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

16 нчы февраль көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш  утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

16 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә, “Бала шәхесен формалаштыруда туган теленең роле” дип исемләнгән методик атналык кысаларында, районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә “Орнаментлар” дип аталган  мастер-класслар булып узды. Мастер-классларны өстәмә белем бирү педагоглары үткәрделәр, алар: Шаипова Раъно Исам кызы “Яулык апплекациясе», Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Туган тел китабы”, Вохмина Гөлия Рашат кызы “Орнаментлар”. Районыбызның Алан, Лесной, Теләче, Шәдке, Үзәк мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнаштылар.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.  

2021 елның 13 нче февралендә Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гыймаева Ания Сәлмәновна һәм физик тәрбия укутучысы Сәләхиев Булат Ринатович , Үзәк урта мәктәбе укытучысы Фәхретдинова Альбина Хәйдәровна     Бөтенроссия “Ел укытучысы -2021” бәйгесенең  зона этабы катнаштылар. Барлык конкурсантлар уңышлы чыгыш ясады.

Шәдке балалар бакчасында балалар татар халыкының милли уеннарын яратып уйныйлар.Бу уеннар ярдәмендә балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә,халкыбызның гореф –гадәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә М.Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманы"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Кызыл ромашка ", "Ана бәйрәме" һ.б. әсәрләрен бергәләп укыдылар.

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.

Чараның төп максаты-укучыларны   якташ язучыларыбыз Ф. Хөсни. М. Мәкъсуд, Р. Низамиевларның әдәби иҗатлары һәм  биографияләре белән якыннан таныштыру.

"Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы" кысаларында 15 нче февральдән 20 нче  февральгә кадәр  мәктәптә гуманитар фәннәр атналыгы үткәрелә.Бүген, 15 нче февраль көнне , герой шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына 115 ел тулуга багышланган «Салют сиңа , Муса Җәлил» дигән темага укучылар чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International