Шул уңайдан, 11 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Әфганстан - тере хәтер» дип исемләнгән буклетлар әзерләде. Әфган сугышы тарихы һәм аның геройлары белән таныштыручы буклетлар китап укучыларга таратылды. Буклетлар хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән сугышчыларның батырлыгы истәлегенә ясалды.
Безнең әби-бабаларыбыз бик күп мәкальләр белгәннәр, шуңа да аларның сөйләме бай, үткен һәм тәэсирле булган. Балаларга мәкальләрнең никадәр кирәклеген, татар телендә аларны куллану ничек мөһим булуын аңлату максатыннан, Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе уздырдылар.
Әлеге акция кысаларында китапханәче Л. Петрова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап, газета – журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Габдрахманова Вера апа яңа кайткан китаплар, журналлар белән таныштырылды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. Сәламәт булу –баланың үзе, якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазыйфасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп, аңлап яшәргә тиеш. Укучыларга “Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм” исемле буклетлар таратылды.
10 нчы февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә «Китапханә белән танышу» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханә белән таныштылар, китапханәдә үз- үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре, мөстәкыйль укуның мөһимлеге турында белделәр. Яшь китап укучылар әкият геройлары буенча һәм “Дәү әни” әзерләгән «Тылсымлы кармактан әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Милли телем- татар теле" дип исемләнгән шигырьләр уку кичәсе үткәрделәр. Балалар Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин һәм Шәүкәт Галиев шигырьләрен яратып укыдылар.
Ачы авыл китапханәсендә "Светлое имя Пушкина" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бөек шагыйрьнең тормышы, аның гаиләсе, дуслары һәм иҗатының мөһим вакыйгалары турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.
11 нче февральдә Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 7 нче сыйныф укучылары “ Үткәннен белмәгәннең-киләчәге юк”темасына экскурсиядә катнаштылар. Музей җитәкчесе З.Р. Хәлилова укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Сәлмәнова укучыларга кызыклы сораулар бирде.
Һәм, әлбәттә, үзенең теле. Аны саклау-бик мөһим бурыч. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республикабыздагы күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бүген балалар бакчасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Бәйрәмдә балалар өлкәннәр белән бергә халык җырлары җырладылар, татар биюен биеделәр, халык уеннары уйнадылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 21 февральда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.