Теләче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Туган тел- халык байлыгы “темасына сыйныф сәгатьләре үтте. 3 нче сыйныфта “Туган тел- халык байлыгы “ темасына сыйныф сәгатен башлангыч сыйныф укытучысы Г.З.Фәрхуллина уздырды. Укучылар туган тел турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр .
Шармыш авылы китапханәчесе «Сестрички привычки» исеме астында саф һавада сәламәтлек дәресе үткәрде. Әлеге очрашу вакытында китапханәче балаларга спортның сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше булуы турында сөйләде. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнаштылар, кемнең нинди спорт төре белән шөгыльләнүе, үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр. Үзләренең көчләрен, җитезлекләрен спорт ярышларында күрсәттеләр. Шулай ук «Все о вашем здоровье» дигән күргәзмә әзерләнде, анда спортның төрле төрләре, сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим ителде. Уртак көч белән бу чарага плакатлар әзерләнде, алар безнең күргәзмәне бизәделәр.
8 нче февраль көнне Теләче авылы мәдәният йортында Теләче авыл җирлегенең җыелышы булып үтте. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н Хаҗипов ,Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары А.Н.Усманов, , Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фәтхуллин, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелышта Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов мәктәпнең узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм алда торган максатлар, бурычлар белән таныштырды.
Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына “Куркынычсыз юл йөрү” профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы килде. Бакча тәрбиячеләре балалар белән бергә “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” диген әкияткә кызыклы чара күрсәттеләр. Гүзәл Назиповна балаларга бүләкләр тапшырды. Балаларга «кунак апалары» бик охшады, алар тагы кабаттан кунакка чакырып калдылар. »
Китапханәче балаларга уен формасында китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китапханәгә язылу кагыйдәләре турында сөйләде. Яңа китаплар күргәзмәсе үзенең төрлелеге, матурлыгы белән балалар күңеленә хуш килде. Алар зур кызыксыну белән китаплар белән ничек дөрес мөрәҗәгать итү, китаплар ни өчен кирәк һәм ничек барлыкка килү турында сөйләүне тыңладылар. Укучылар бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр һәм китапханәчегә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерделәр.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. Сәламәт булу –баланың үзе, якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазифасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп, аңлап яшәргә тиеш. Укучыларга “Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм” исемле буклетлар таратылды.
Шушы уңайдан, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Милли телем- татар теле" дип исемләнгән чарада төрле шигырьләрне кычкырып уку кичәсе үткәрделәр.
Билгеле булганча, 2021 ел РФ Президенты Указы белән Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Кече Мирәтәк авыл клубында бу темага стенд әзерләнеп куелды.
Бүген, ягъни 10 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында һәм Теләче чаңгы базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы кысаларында узган кышкы Фестивальдә мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.
9 нче февраль конне Олы Нырсы авылы мәдәният йортында, яшьләр белән мәдәният хезмәткәрләре берлегендә « Без терроризмга каршы» дип исемлэнгэн тематик сәгать узды. Әңгәмә барышында яшьлэр информацион стендлар һәм папкалар белән таныштылар.