ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кичәдә төрле күңелле уеннар, балалар өчен көтеп алган  Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең нәни дусларына урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп, сабыйларны  шатландырдылар.

Шәдке балалар бакчасында һәр эшнең максаты һәм бурычлары төгәл күрсәтелә.  Тәрбияче балаларны прогулкага  алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны  куя:  балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик  һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү.  Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта.  Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар,  йөгерәләр.  Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.

Мәдәният хезмәткәрләре  авыл халкын һәм кунакларны саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырып таудан шуу, итекле хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм конкурслар тәкъдим иттеләр.

Балалар - китапханәнең иң көтеп алынган кунаклары. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең актив укучылары булуларын теләп Кыш бабай һәм Кар кызы китапханәнең истәлекле бүләген тапшырды.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында Теләче үзәк китапханәсе  “Туган телдә дәшсәм генә, туган җирем мине аңлар”дип исемләнгән сәнгатьле сүз бәйгесе игълан итте. Әлеге бәйгегә Айдар авылы китапханәсеннән Рашат Низамиевның Фәнзия һәм Фирүзә Фаляховалар укуында "Кызыл җәй", “Тормыш ул - әйләнә” исемле шигырьләре видеоязмада тәкъдим ителде.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

16 декабрь көнне Байлар Сабасында бадминтон буенча шәхси беренчелек ярышлары булып узды.  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

2020 елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгының боерыгы нигезендә, Актаныш районы гуманитар гимназия-интернат җирлегендә “Туган телем- галимнәр теле” фәнни-гамәли конферециясе уздырылды. Быелгы шартларда конференция тулысынча дистанцион рәвештә үткәрелде.Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан биология, химия, экология секциясендә чыгыш ясап беренче урын яулады. Җитәкчесе мәктәбебезнең химия- биология укытучысы Шакирова Әлфия Зөфәровна.

Чын күңелдән тәбрик итәбез!!!

19 нчы гыйнвар  көнне Теләче муниципаль районы Теләче үзәк район больницасы баш  врачы Галиуллин Ирек Илгизович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. 

Алар кешеләрдән сорашып, халык санын алуны үткәрү өчен махсус эшләгән һәм чыгарган Россия җитештерүенең электрон планшетларына җаваплар кертәчәкләр. Алда торган Бөтенроссия халык санын алуның цифрлы инфраструктурасы тулысынча әзер, дип хәбәр итте «Ростелеком». Димәк, автоматлаштырылган система тулысынча көйләнгән, аның ярдәмендә исәпкә алучылар белән килешүләр төзүдән башлап, команда исәпкә алу үзәге эшенә кадәр барлык процесслар цифрлаштырылачак. Беренче санлы халык санын алу тормышка ашырылды.

20 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган, якты янучы йолдызларыбызның берсе - әдәбиятыбызның йөзек кашы, олуг әдибебез, фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировның тууына 120 ел тулуга  багышланган “Җидегән чишмәләрнең юлдашы” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китаплар урын алды. Шулай ук китапханәнең Инстаграм социаль челтәр битендә Г.Бәшировның иҗатын чагылдырган презентация куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International