1 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Давыллы еллар җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә урын алган китаплар төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.
5 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа елның күңелле мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.
Балалар төрле ярышларда актив катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, күчтәнәч-бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм чарасы нәни дусларыбызга күңелле мизгелләр бүләк итте.
Бәйрәмдэ балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, балалар Кыш бабайга шигырьлэр сөйләделәр, жырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.
9 гыйнвар көнне Шәтке авыл китапханәсендә «Яңа елда яңа китап» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, анда катнашучылар китапханәче һәм клуб мөдиренең яраткан язучыларыбызның тормышы турында чыгышын тыңлап кына калмадылар, ә чарага әзерләнгән китапларны укыдылар, аның рәсемнәрен карадылар. Балалар Фатих Әмирханның тормыш һәм иҗат сәхифәләрен ачтылар, аның биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар, язучының әсәрләре буенча фикер алыштылар.
5 нче январьдан язучы, драматург, тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә "Олуг хезмәт белән данлау кирәк тугры язган каләмне" дип аталган тематик киштә эшли башлады. Китап укучыларга аның китаплары тәкъдим ителә. Әсәрләренә анализлар ясала.
Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Китапханәче яшьләргә наркоманиянең хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе икәнен, наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Кыш бабай катнашында булган әлеге чара 8 январьдә үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык лотереяларда отышлы булганлыктан балалар канәгать калдылар.
Шул уңайдан 6 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Әкият уку кичәсендә берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар һәм үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.
Матур итеп бизәлгән чыршы янына балалар яраткан әкият геройлары җыелган иде. Күңелле мизгелләр озак дәвам итте, балалар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр,төрле кызыклы –мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде һәм алар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Әлеге дәрес саф һавада, әйләнә-тирә мохитне күзәтеп, уздырылды. Очрашу барышында “Нәрсә ул Экология?”, “Нәрсә ул табигать?» кебек сорауларга җаваплар эзләнде. Катнашучылар бөтен нәрсә табигатькә бәйле, аннан башка яшәү мөмкин түгел, - дигән фикергә килделәр. Ахырда кышкы табигатьнең матурлыгы фоторәсемгә төшерелде.