Уенның максаты укучыларда туган телебезгә һәм мәдәни мирасыбызга карата сакчыл караш булдыру, эстетик һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау, балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү иде. Мавыктыргыч туган тел дөньясына сәяхәт - төрле маршрутлар узып, мөстәкыйль рәвештә биремнәргә җаваплар эзләүдән башланды. Биремнәр уен, викторина сораулары, табышмак һәм мәкальләрдән торды.
Барлык этапларны да уңышлы үтеп, уенда катнашучылар туган телебезне яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Әкиятләр нигезендә укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү һәм аларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру иде.
Бәйрәмгә кайткан кунаклар, авыл халкы уеннарда бик теләп катнашты, җырлап, биеп күңел ачты. Бәйрәмдә катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Бу чараны Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре ел саен үткәрәләр. Кемгә энә, кемгә дөя инде. Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар.
Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең чынга ашу вакыты.
Нәниләргә бәйрәмгә шаян Бяка һәм Пеппи килде - алар белән төрле уеннар уйнадылар, биеделәр .
Бәйрәмнең кульминацион вакыты-Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Балалар Яңа ел тамашасында актив катнаштылар. Һәм, әлбәттә инде, Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар.
Бу кичәгә җыелган халык “боз шәһәрчеге” белән хозурландылар. Авыл үзешчәннәре көче белән әзерләгән концерт карап күңелле ял иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты тамашачыларга бик ошады.
Башта балалар өчен берләшмәгә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән "Кыш бабайда сер бар" дип исемләнгән әкият тамаша күрсәтелде. Тамашачы бик җылы кабул итте. Икенче өлештә "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүче балалар бәйрәмне ачып җибәрделәр. Кыш бабай, Кар кызы килеп балаларны котлады - бергәләп уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында ел буе актив катнашкан балалар бүләкләнде. Бәйрәм лотерея уены, биюләр белән тәмамланды.
Төп призлар әтәч- Зилә Салиховага һәм куян- Әмир Антоновка эләкте. Балалар өчен үткәрелгән бәйрәмгә авыл фермеры Сабирҗанов Нияз Нуриман улы матди ярдәм күрсәткән. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук лотереяда уйнатылган куян да, Нияз Сабирҗанов бүләге булган.
Чара программасына төрле юнәлештәге уеннар кертелгән:фантазиягә, зирәклеккә,сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле уеннар.
Чара программасына төрле юнәлештәге уеннар кертелгән:фантазиягә, зирәклеккә,сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле уеннар.