ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Балаларга Кыш- чаналарда, чаңгыда яки тимераякта шуу, күңел ачу, шатлык һәм ләззәт алып килә. Ә кышкы уеннарга гадәттәгечә әкият герое һәм Кыш бабай белән Кар кызы кушылса,​ балаларның соклану-сөенүләрнең чиге булмаячак!

Яна ел ул чын могҗиза. 5 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да балалар өчен «Чыршы бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар.  Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Балалар аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр,җырладылар һәм биеделәр.Кыш бабай һәм Кар кызы исә аларга  үзләре алып килгән күчтәнәчләрен өләштеләр. Соңыннан бергәләп флешмоб биеделәр.

Саф һавада рәхәтләнеп карда ауный- ауный тау шуулары рәхәттә соң! Ахырдан шашлык ашап самаварда кайнаган чәй эчтеләр.

      2021 нче елның 5 нче гыйнварында Шәмәрдән авылында 2008-2009 нчы елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы «Олимп» спорт мәктәбе Яңа Ел турниры булып узды. Бу ярышта 6 команда катнашты: Арча, Кукмара, Питрәч, Байлар Сабасы, Балтач, Теләче. Теләче командасын өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә “Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә” тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Безнең команда 3 нче урынны яулады.

2021 елның 5 гыйнварында Арча шәһәрендә 2004-2005,  2006-2007, 2008-2010 елда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча муниципаль районының ачык шәхси – команда беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 7 команда катнашты, шул исәптән өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов командасы да.

2021 нче елның 5 нче гыйнварында «Батыр» спорт комплексында 1-11 нче сыйныфта  укучы кызлар һәм егетләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шахмат буенча Теләче муниципаль районының Яңа Ел турниры булып узды. Турнир барлык кагыйдәләр буенча, әлеге уенның тантаналы һәм әһәмиятлелеге атмосферасында узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән шаккатырдылар. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды.

Традиция буенча,  4 гыйнвар көнне Теләче үзәк ял паркында «Кышкы уеннар» дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм булып узды. Урамда бөтерелеп кар яуса да,  бездә барыбер җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде.Чөнки һәр бала өчен Яңа ел-ул иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, алар аны ел буе көтәләр. Һәр ел - яңа костюмнар, яңа сценарийлар, яңа персонажлар!

Матур итеп бизәлгән чыршы янына балалар яраткан әкият геройлары җыелган иде.4 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йорты каршында ”Күңелле каникуллар” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде.Бу чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.Күңелле мизгелләр озак дәвам итте, балалар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр,төрле кызыклы –мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм ахырында балаларга күчтәнәчләр өләштеләр,ә иң мөһиме - балаларның елмаюлы якты йөзләре.

Катнашучылар татар һәм рус халык, Г. Тукай, А.Алиш, Һ. Такташ әкиятләрен искә төшерде һәм яраткан әкиятләрендәге күренешләрне тасвирлады.

2021 нче елның 4 нче гыйнварында балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 13 яшьтэн 17 яшькә кадәрге егет һәм кызлар арасында,18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районының Яңа Ел турниры үткәрде. Ярышта барлыгы 47 бадминтончы катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International