ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Быел бу чара 8 январьдә үткәрелде. Лотерея уйнатканда Кыш бабай да килеп китте.  Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

6 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Әкият уку кичәсендә берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар һәм үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.

5 январь көнне Баландыш авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, иң актив китап укучы һәм барлык мәдәни чараларда актив катнашучы балаларны Яңа ел белән котлап үттеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең, мәдәни тормышның актив укучылары булуларын теләп, кыш бабай һәм кар кызы истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Уеннарда Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А. тарафыннан оештырылган бу дусларча очрашуда Шәтке кызлары беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән Теләче кызлары бүлеште.

      6 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова белән очрашты. Әлеге очрашуда йөзек кашларыбыз: Дамира Миннебаева, Сиринә Гатиятова, Рузалия Газизова,  Фәнил Нигъмәтҗановлар катнашты. Иҗат әһелләренә аралашу бер-берләренең иҗатына бәһә бирешү бик тә кирәк. Төрле җирләрдә, төрле һөнәр ияләре булган бу мөхтарәм затларны бер нәрсә берләштерә -  ул иҗат! Очрашу кичәсен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Кичәдә “Йөзек кашы” членнарының шигырьләре,  Дания Гайнетдинова сүзләренә язылган җырлар Сиринә Гатиятова башкаруында тыңланылды, баянда Рафис Минһаҗев уйнады.

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Әмма кыш бигрәк тә гаҗәп, чөнки безгә чана шуу мөмкинлеге туа. Мондый төр ял активлыкны арттыра, сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә. Баландыш төп мәктәбе укучылары вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә кирәклеген беләләр. Бүген  тауда чаналарда, ватрушкада күмәк шуу оештырылды. Бу искиткеч күңелле булды, чөнки аларга хәтта Кыш бабай да кушылды. Ул да балалар белән бергә  чана шуды..Ышаныгыз, чанада шуу – күңелле һәм рәхәт!

2021 нче елның 4 гыйнварында балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге 13яшьтән 17 яшькә кадәрге егет һәм кызлар арасында, 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын – кызлар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районының Яңа ел турниры үткәрелде.Ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашып медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Уенда авыл  балалары гына түгел, ә кунакка кайткан балалар да катнашты. Төрле ярышларда тапкырлыкта, җитезлектә үзләрен сынаган балалар сынатмадылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга бүләкләрен, күчтәнәчләрен өләштеләр, уеннарда көч биреп тордылар.

3 гыйнвар көнне  Ачы мәдәният йортында балалар өчен "Ел саен безгә Яңа ел килә!" дип исемләнгән чара узган.

Мастер-классның максаты-үз кулларың белән Яңа ел уенчыкларын булдыру. Кирәкле материаллар һәм инструментлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International