Бәйге балалар юл куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар куллануны пропагандалауга багышланган иде. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм Казан шәхәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге “ профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. бүләкләделәр. Безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Мондый бай һәм серле тарихта бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен. Бу шатлык, бүләкләр, очрашулар, сюрпризлар һәм күңел ачу вакыты. 7 январь көнне әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар Субаш авылы клубында балалар һәм өлкәннәр өчен дә үткәрелде.
Иртәдән балалар өйдән күчтәнәчләр җыйдылар, аннан соң яшьләр һәм өлкәннәр таудан чана шуды, бәйрәм чыршы янында күңел ачулар белән тәмамланды, киенгэн нардуганчылар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр.
Ярышларда 2007-2011 елгы малайлар һәм 2008-2010 елгы кызлар – барлыгы 53 спортчы катнашты.
Җиңүчеләргә медаль һәм грамота тапшырылды.
Турнирда Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Гарипов Илнур Мәхмүт улы катнашты.
Бәйрәмгә авыл яшьләре генә түгел, өлкән буын да килгән иде.
4 январь конне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән саф һавада «Күңелле яллар» дип исемләнгән уеннар оештырдылар.
Балалар биеп,күңелле уеннар уйнап рәхәтләнеп ял итте.Кыш бабай да капчык тулы күчтәнәчләр өләште.Бер генә бала да буш кул белән китмәде.
Махсус шушы бәйрәмгә дип бүләкләр алып ярдәм иткәннәре өчен Сафин Илдус,Галиәхмәтов Айзатлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.
2021 нче елның 9 нчы гыйнварында Теләченең чаңгы базасында гомумбелем бирү учрежденияләре , оешмалар , предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары булып узды.
2021 елның 5 гыйнвар көнендә Кукчә авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Бибинур Тимерхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибинур апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.