8 январь көнне Баландыш мәдәният йортында "Кино көне" уңаеннан зур экранда кинофильмнар күрсәтү оештырылды. Балалар өчен "Куриный забег", олылар өчен "Әпипә" фильмнары тамашачы күңеленә хуш килде.
Кышкы каникул чорында Иске Җөри мәдәният йортында якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар, Дания Гайнетдинова ясаган картиналар белән таныштырдылар.
Чарада авыл балалары гына түгел, кунакка кайткан балалар да бик теләп кушылдылар.Балалар чанада ялгызы гына да, парлап та, командалап та шудылар, кар белән уйнадылар. Саф һавада уйнап туйгач җылы мәдәният йортына кайтып рәхәтләнеп дискотекада биеделәр. Гомумән алганда, балалар бик канәгать калдылар һәм өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.
Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. 5 гыйнвар көнне Ачы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре "Алтын битлек" берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә балалар өчен "Морозко һәм компания" дигән искиткеч яңа ел тамашасы әзерләделәр. Театральләштерелгән яңа ел тамашасында: Кыш Бабай, Кар кызы, Кар кызы, күсе Төлке, Убыр Бабай һәм чыршы символы белән балалар табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кунаклар өчен иң кызыклы өлеше конкурсларда һәм уеннарда катнашу, шулай ук күптән көтелгән Яңа ел лотереясы булды.
Бәйрәмдә Кыш бабай, Шамакайлар, Күсе, Аждаһа кебек әкият геройлары катнашып бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Балалар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Кызлар кәгазьдән озын гирляндалар һәм матур кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр.
Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән " Яңа елның сихри утлары" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы үткәрелде.
Соңыннан һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тантанасын Әбде авылыннан "Задоринка" һәм Ачы авылыннан килгән "Рябинушка" фольклор ансамбльләр, районыбыз үзешчәннәре бизәде.
Балалар вакытны яхшы үткәрделәр, "Кар бабай ясау" акциясендә катнаштылар. Уен программасы ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.