ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

11 декабрь 2020 ел көнне, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, “Дулкын” йөзү бассейны бинасында, бер төркем хезмәткәрләргә партия билетлары тапшыру тантанасы булып үтте. Партия билетларын “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәркатибе Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Тантанада шулай ук партиянең җирле бүлек сәркатибе урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм эшләр башкаручы сәркатип Роберт Арсланов катнаштылар.

Шул уңайдан 9 декабрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Только вместе мы остановим корруцию” дигән күргәзмә эшли башлады. Китап укучыларга коррупциягә каршы хөкүмәт политикасы  турындагы материаллар куелды. Шулай ук бөек рус классик язучыларының ришвәтчелек, казна басучылар турындагы әдәби әсәрләре куелды. Коррупциягә каршы буклетлар ясалды.

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре  җитә. Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнә. Укучылар һәм укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.

9 декабрь - Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле көн, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Илебез батырлары белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Батырлык дәресе - ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара.

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Коррупция балалар күзлегеннән» дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкетада коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, коррупциянең үсешенә ярдәм итүче факторлар турында сораулар бар иде. Балалар «коррупция»нең бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында үз фикерләрен белдерделәр.

Ил үз геройларын белергә тиеш һәм моның өчен Ачы авыл китапханәсендә укучыларга «9 декабрь - Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

8 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбенә, укучыларның сәламәтлекләрен тикшерү максаты белән, Теләче районы узәк шифаханәсе табиблары килде. Алар тарафыннан балаларга чираттагы медицина күзәтүе үткәрелде. Әлеге медосмотр укучылардагы авыруларны вакытында ачыклау, кисәтү һәм профилактика ясау өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәп яшендәге балаларда бигрәк тә күзләр  һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле проблемалар еш очрый...

Яңа 2021 нче ел якынлашып килгән шушы көннәрдә  Баландыш төп мәктәбенең 1 нче катына бәйрәм чыршысы урнаштырылды. Төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән чыршыбыз, балаларны куандырып, мәктәбебезгә бәйрәм рухы  һәм ямь өстәп  тора.

Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенең эш башкару һәм режим юнәлеше инспекторы Сергеева Ирина Викторовна белән "Без коррупциягә каршы!» дигән очрашу уздырдылар.

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бу көнне 2003 елда коррупциягә каршы Конвенция кул кую өчен ачык дип иглан ителде. Россия Конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International