ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Теләче урта мәктәбе Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә

багышланган  рәсемнәр ясадылар.  Бу матур  рәсемнәрне  балалар рәсем  дәресләрендә  укытучылары  И.Н. Калжанова  белән  берлектә ясаганнар.

Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора. Шәдке балалар бакчасы ишегалдында да  матур әкияти сыннар барлыкка   килде.  Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә кергәндәй буласың, тиздән, бик тиздән яңа ел җитә!

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан,  8 нче декабрь көнне Үзәк авылы китапханәчесе сәламәтлекләре чикле булган авылдашларның  өенә барып, хәлләрен белеп кайтты. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 9 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп белән берлектә "Районымның батырлык битләре" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Бу чарада укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр, илебезнең героик үткәне турында  белделәр.

Хасан Туфан — выдающийся татарский поэт, творчество которого является истинно народным и пользуется огромной любовью. В связи с этим 8 декабря в Айдаровской сельской библиотеке было организовано литературное чтение под названием “Күңелем шагыйрь белән сөйләшә”. Библиотекарь рассказала о жизни и творчестве удивительного поэта. Для обзора книг была  организована книжная выставка. Участники литературного чтения прочитали любимые стихи Хасана Туфана.

Авыл китапханәсендә «Батырлар истәлеге мәңгелек булачак» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә Изге Георгий Победоносец тормышы һәм аның бу бәйрәмгә нинди мөнәсәбәте булуы, Екатерина тарафыннан Изге Георгий орденының раслануы турында материал урнаштырылган. Көн дәвамында күргәзмә янында Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды.

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 9 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Викторның өенә барып, хәлләрен белеп кайттылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чараның максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ул Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – Изге Георгий ордены гамәлгә куелуга багышлана. Китапханә хезмәткәрләре балаларга илебезнең герой шәхесләре турында сөйләделәр. Әлеге дата уңаеннан «Ватан Геройларына мәңгелек дан!» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.

Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе  Геройларын һәм  Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бу-чын геройлар,  үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләр бәйрәме. Геройларның  исемнәрен һәркем белергә,  аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм укырга тиеш!

Ул дәүләтнең истәлекле даталар календаренә  2007 елдан гамәлгә кертелгән.
Ватан Геройлары көне бүгенге Русия өчен аеруча мөһим. Бу көнне без төрле елларда һәм төрле эпохаларда халкыбыз азатлыгын һәм илебез бәйсезлеген яклап яуга китүчеләр алдында баш иябез,  якташ Геройларыбыз белән горурланабыз. Шушы уңайдан без, мәдәният хезмәткәрләре, балалар белән "Геройларыбыз белән горурланабыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International