ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

3 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучы Ф.Хөснинең тууына 113 ел тулу уңаеннан  «Гүзәл мирас калдыручы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында китап укучыларны  язучының тормыш  юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Җәяүле кеше сукмагы”  китабына күзәтү үткәрде.

Терроризм бөтен дөньяда иң куркыныч җинаятьләрнең берсе дип таныла. Әлеге уңайдан 17 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Террорчылык – кешелек дошманы» исеме астында тематик сәгать  уздырылды. Терроризмның төрләре, аннан ничек качарга хәм башка темалар яктыртылды. Шулай ук «Без терроризмга каршы» дип аталган күргәзмә эшләнде.

04 февраль көнендә Батыр спорткомплексында 2007-2008 һәм 2009-2010 нче елгы егетләр арасында Республика буенча Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча 2007-2008 нче елгы егетләребез 3 урын, э 2009-2010 нчы елгы егетләребез 2 урын яулады.

3 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап   сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар  “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән китаплар иленә сәяхәт иттеләр. Китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды, китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүе һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүе, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүе хакында  сөйләде. Балалар китапларны ничек сайларга, уку залында үзеңне  дөрес тотарга, китапка сакчыл карарга өйрәнделәр.

3 нче февральдә Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары якташ язучыбыз Фатих Хөснигә багышланган дәрестә катнаштылар. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең  иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты.Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г. Гарипова үткәрде.

 1-3нче  февраль көннәрендә  Казан шәһәрендә  татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар әдәбиятыннан   республика фән  олипиадасы узды. Баландыш төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Мубаракшина Чулпан  уңышлы чыгыш ясап  , призлы урын яулады. Җитәкчесе Мингазова Люция Маратовна.Котлыйбыз!   

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә "По страницам великих открытий" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары, энциклопедияләр, белешмә басмалар  урын алды. Китап укучыларыбызны күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз.

Китапханәче Мухаметшина Г.И. балаларга Бөек Ватан сугышы, партизаннар хәрәкәтенең роле, герой- пионерлар турында сөйләде. Укучылар  китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар тәкъдим ителде. Акциянең максаты: балаларда илебезнең героик үткәне мисалында патриот хисе тәрбияләү.

Бүгенге көндә балаларга табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында күбрәк белергә кирәк, чөнки ул безнең тормыш чыганагы!

2 февраль көнне  Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Нурлар» клубына  йөрүче балалар өчен “Терроризм... Һәрвакыт уяу бул!" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырды. Чарада укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, террорчыларның нинди максат белән эзәрлекләве турында аңлатылды, Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар , кылынган башка террорчылык акцияләре турында сөйләнде. Балалар гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту кагыйдәсен беделәр. Китапханәче террорчылык куркынычы гамәлләре турында язылган буклетлар таратты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International