ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Һәр сәламәт кешенең дә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү көченнән килә. Билгеле булганча, инвалидлар проблемаларының берсе булып аралашу җитмәү тора. 1-10 декабрь көннәрендә узган әлеге ункөнлек кысаларында Шәтке авыл китапханәсе һәм Шәтке мәдәният йорты инвалидларның өйләренә бару буенча акцияләрдә катнаштылар. Алар балачактан инвалидлар янына бардылар. Бүләкләр тапшырдылар, җылы сүзләр әйттеләр. Чөнки бу кешеләр сәламәтлеге буенча китапханәгә һәм мәдәният йортына йөри алмый, бигрәк тә кышкы вакытта.

Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (2006), «Иттифак» фиркасе башлыгы (1991 елдан), төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994-1997), Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990-1995) Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмовага 70 яшь тулу уңаеннан 8 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә  “Фәүзия Бәйрәмова – татар милләтенең легендар шәхесе”  исемле китап күргәзмәсе куелды.

Шушы ункөнлек кысаларында , Алан авыл китапханәсендә  "Яхшы сүз –җан азыгы" дигән игелекле эшләр акциясе үткәрелде. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, аларны китаплар, газета-журналлар белән таныштырды,  хәлләрен белеште. Аларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде. Ә китапханәнең уку залында “Күңел эретерлек сүзләр бар...” дип исемләнгән, мөмкинлекләре чикле булган  язучыларның  китапларыннан торган күргәзмә оештырылды һәм халыкка тәкъдим ителде.

8 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә  Геройлар көненә багышланган очрашу булды. Укучылар белән очрашуга Ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Сәлмән Гәлиевич Гыйлмиев килде. Сәлмән Гәлиевич, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган,узе бастырып чыгарган китаплары белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.

25 декабрь көнне,   район үзәгендә,  районыбыз җитәкчесе Хаҗипов  Наҗип  Накипович катнашында,Үзәк чыршы  ачу тантанасы узды.  Якынлашучы Яңа ел белән, дуслар! 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Туган телләребезне саклап,халыклар арасындагы дуслык,бердәмлекне югалтмый, киләчәктә дә тыныч яшәргә язсын. Киләсе елда  һәр кеше исән-сау булып, хыялларын  тормышка ашырып,үз урынын табып  бэхетле булсын. Күңел түрендә матур хатирәләргә күчәчәк шатлыклы мизгелләр, туган-тумачалар, яраткан дуслар белән очрашулар булып торсын!

Теләче урта мәктәбе укучылары Кыш бабай мастерскоенда Яңа ел бәйрәменә уенчыклар, рәсемнәр ясыйлар. Сыйныф бүлмәләрен бизиләр. Яңа ел бәйрәменә балалар һәм мәктәп әзер.

Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  азерләнделәр. Укучылар мәктәп тирәсендә  кардан искиткеч сыннар ясадылар. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар. Молодцы!

26 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә   5 - 7 нче  сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре   үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор  А.Ф. Хафизов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  Бөтенроссия һәм  Республика  фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!

Ведомствоара эшне оештыру кысаларында янгынга каршы куркынычсызлыкны профилактикалауга юнәлтелгән, ГАУСО КЦСОН "Родник"белгечләре белән   җирлек башлыклары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны, күп балалы , социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне йөреп чыкты. Рейд барышында торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, янгын хәбәрчеләре(АПИ) куелды һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлеше турында инструктажлар үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International