Теләче урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары ГИБДД биргән яңа ел бүләкләре белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне Теләче районы ГИБДД бүлеге җитәкчесе И.Х.Нәзиров һәм Саба районы профилактика бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягәфарова тапшырды.
Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тантананы ачып, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме, гомумән, яңа 2021 нче ел белән тәбрикләде. Кыскача 2020 нче елда эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
Хөрмәтле энергетиклар!
Яңа елга санаулы көннәр калганда, без һәр елны игелекле һөнәр ияләре - Энергетиклар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көндәлек тормышыбызны, яшәешебезне электр энерг иясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда энергетиклар иңендә никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыентүгел.
2020 нчы елның 19 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеге уздырды. 3 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда, 136 укучы катнашты.
Безнең районны өстәмә белем бирү педагоглары Илнар Илфат улы Вафин һәм Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче, Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча команда 6 нчы урынны яулады.
Узган шимбәдә, 2020 елның 12 декабрендә, Байлар Сабасында 2008-2009 елларда туган, 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "Бадминтонные надежды Татарстана- 2 тур» сайлап алу этабы узды.
5 сыйныф укучысы Тимербаев Раил һәм 3 сыйныф укучысы Гайнетдинов Рәсүл икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде. Мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучысы Минһаҗев Камил конкурсата кантнашып 1нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
https://finzachet.ru сайтында онлайн – финанс зачетлары башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион тест үткәндә узләрен финанс яктан үстерәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс зачетта катнашу өчен https://finzachet.ru сайтында регистрация үтәргә кирәк.
Һәр ел үзенең бәхетле һәм моңсу вакыйгалары белән истә кала. Әмма без барыбыз да һәрвакыт яхшы гына көтәбез. Иртәгесе көн нинди булачак? Бүген без башкарган кечкенә эшләргә бәйле: өйдә тәртип урнаштырачакбыз, файдалы төшке аш әзерләячәкбез, балалар белән вакыт уздырачакбыз, ата-аналарыбызга һәм якыннарыбызга ярдәм итәчәкбез. Без киләчәкне шулай булдырабыз. 2021 елның апрелендә катнашу-шундый ук гади эш, әмма аңа безнең уртак киләчәк бәйле.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 17 декабрьдә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак.