ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Декабьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында  “Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр (Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар ) китапханәнең уку залына ,чәй табыны артына чакырылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларның сәламәтлекләре, көнкүрешләре турында кызыксындылар. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

Билгесез солдат көненә багышлап Теләче урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырылды.

5 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган, «Коррупциягә каршы көрәш-һәркемнең бурычы» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Конкурста "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче укучылар катнашты. Укучылар ясаган рәсемнәре аша коррупциянең нинди куркыныч булуын  һәм аңа үз карашларын белдерделәр.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

3 нче декабрьдән  12 декабрьгә кадәр Бөтенроссия хокук белеме диктанты үткәрелә. Диктантны онлайн режимда юрдиктант.рф  сайтында 14 яше  тулган гражданнар үтә ала. Бөтенроссия хокук белеме  диктантында катнашыгыз һәм сертификат алыгыз.

COVID-19 инфекциясен йоктыру куркынычы югары булган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне билгесез вакытка күчерелә.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрүнең яңа датасы турында алдан хәбәр ителәчәк.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 нче декабрь көнне  Теләче урта мәктәбендә  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 7 -11 сыйныф укучылары  халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр.  

Декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Төрле төстәге дөнья» район иҗат конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү булды. Баландыш балалар бакчасыннан Йосыпова Зәмирә катнашып, 1 урынны яулады. Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Рус телен укыту урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә алып барыла. Шуны да исәпкә алырга кирәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рус телен укытуда зур уңай мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен эшне 4-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган төгәл уйланылган методик система нигезендә төзергә кирәк.

1 декабрь көнне Баландыш балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче Гайнетдинова А.А. «Әкиятләр дөньясында Коррупция»дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча дәрес үткәрде. Дәрестә балалар үзләре өчен «ришвәт» һәм «вымогатель»дигән сүзләр төшенчәсен аңладылар. Әкият персонажлары белән бергә тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар. Коррупция турында видеоролик карадылар.

Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.  Баланыш төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Анда  Россия  геройларын: А.Невский, Д. Донский,  Минин һәм Д. Пожарский, А. Суворов, М.  Кутузов, Г.  Жуков һәм Ватанның башка данлыклы улларын искә алдылар. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтер саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International