ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12 январьдан башлап Шәтке авылы китапханәсендә татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Ак кәгазъдә күңел нурлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында 14 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе өлкәннәрнең өйләрендә булып, яңа кайткан китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алыштылар.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тел – милләтнең нигезе” дип исемләнгән күргәзмә куелды.

12 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә «По заповедным тропам родного края» дип исемләнгән туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрелде. Презентация ярдәмендә «Почемучки» клубы балалары Татарстан Республикасы тыюлыклары белән таныштылар һәм туган якның матур, күптөрле табигатен күрделәр.

13 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Теләче районы кабаттан оешуга 30 ел тулуга карата  “Район тарихының битләреннән” исемле әдәби сәгать үткәрде. Районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә. Район үзенең гүзәл табигате, хәтфә болыннары, урман -күлләре, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы!

Телебезнең ни дәрәҗәдә матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк. Әлеге стенд туган телебезне үстерү, саклау һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү уңаеннан ясалды. Чөнки тел борынгы бабаларыбыздан безгә калган мирас – байлык ул.

Кар кызы балаларга Яңа ел бәйрәменең тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Аннан соң балалар ике командага бүленеп уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара бик күңелле үтте.

Могҗизаларга бай  булган  бу  бәйрәмне  алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Яңа ел килгән безгә!”  исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе - болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!

Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылыар да сагынып котеп алалар. Бу көнне иртэнге якта балалар словатлар эйтеп, өйдән-ойгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.  

Бәйрәмгә авыл халкы, балалар, кайткан кунаклар,  бәйрәмнең күрке  Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде. Шулай ук бәйрәм белән котларга авыл җирлеге башлыгы Гиниятов Р.М. та  килгән иде. Бәйрәм табышмаклар, шигырьләр, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә атктив катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International