ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне ел саен 20 ноябрьдә - Бала хокуклары турындагы конвенциягә кул куелган көнне билгеләп үтелә. Күргәзмә ярдәмендә хокукый мәгълүматлар үзәге башкарган функцияләр һәм аларның бурычлары турында сөйләнде һәм балалар аның мөмкинлекләре белән танышты. Бигрәк тә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча актуаль юридик мәсьәләләр темасына аерым игътибар бирелде.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

11 ноябрь көнне  Теләче муниципаль районы башкарма комитеты актлар залында яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау турында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н., мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, прокурор вазыйфаларын башкаручы Гусманов Р.Р.,  инспектор  Муталлапов И.Р.,  мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов  хокук бозуларны булдырмау турында чыгыш ясады.

Гаризалар  ТР  Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлегендә эш көннәрендә кабул ителә.  Адрес: Теләче ав., Ленин ур., 46 й. Гаризаларны 2020 елның 19 ноябреннән 10 декабренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат белән  Сез Татарстан Республикасы Теләче районының рәсми сайтында «Эшмәкәрләргә» рубрикасында таныша аласыз.

Конкурс турында аңлатмалар алу өчен телефон: 8-84360-21-0-56.

Агымдагы елның 14 ноябрендә  Байлар Сабасында 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк,2008-2009 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 1 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагоглары Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы һәм Галимҗанов Рәмис Рафис улы җитәкчелегендә 12 бала катнашты.

14 -15 нче ноябрь көнне  Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе яшь спортчылар командасы   Бөтенроссия спорт ярышларында  волейбол  буенча  I урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары, студент яшьләр , волейбол буенча тренерлар  А.Х. Закиев, З.Р. Бариев,  Д.П.Чернов  чыгыш ясадылар. Котлыйбыз!

14 -15 нче ноябрь көнне  Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе яшь спортчылар командасы   Бөтенроссия спорт ярышларында  баскетбол  буенча  II урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары, студент яшьләр  һәм  физкультура укытучысы   Р.Р. Хәкимов чыгыш ясадылар . Котлыйбыз!

14 -15 нче ноябрь көнне  Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе яшь спортчылар командасы   Бөтенроссия спорт ярышларында  футбол буенча  II урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары, студент яшьләр  һәм  физкультура укытучылары   Р.Р. Хәкимов , Б.Р. Салахиев , футбол буенча тренерлар   И.К.Назмутдинов  и И.И. Вафин. чыгыш ясадылар. Котлыйбыз!


15
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

13 нче  ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф  укучылары Байлар Сабасында урнашкан аграр колледжында  кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар  җитәкчеләрче А.М. Гильфанова һәм А.Н. Зиганшина белән берлектә Саба аграр колледжы укучылары чыгышын карадылар, укыту – тәрбия эшләре  белән таныштылар.Сабага  сәяхәт барысына да  бик ошады.

“Родник” халыкка Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече А.Х. Кашапова Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә консультатив көн үткәрде. Бу көнне консультатив ярдәм сорап авыл халкы балаларга түләү алу һәм социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу тәртибе буенча мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге сәркәтибе белән социаль участокта социаль хәл мониторингы үткәрелде. Консультатив көн эшенең бер принципларыннан берсе - ерак авылларда яшәүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең мөмкинлеге.

12 нче ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр «Батыр» спорткомплексында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды, анда 9 команда катнашты. Теләче муниципаль районы өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән килгән егетләр катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 3 нче урынны яулады. 1 нче урында Мамадыш командасы, 2 нче урында Биектау командасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International