ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән коррупциянең килеп чыгу сәбәпләрен, әлеге күренешкә каршы көрәш ысуллары турында сөйләштеләр. Шулай ук коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар туплап күргәзмә дә төзелде.


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бү атнада Теләченең 2нче балалар бакчасында  III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең 1 туры узды. Балалар бик матур һәм сәнгатьле итеп туган телләрендә М. Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Жюри тарафыннан югары бәяләнгән чыгышлар, видеоматериал рәвешендә, район этабына юлланачак.

12 ноябрь  көнне  Теләче урта мәктәбендә  кулланучылар белемнәрен күтәрү буенча класстан тыш чара үтте. 8 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәрен күтәрү буенча класстан тыш чараны  Татарстан  Республикасы Госалкогольинспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Хөснетдинова үткәрде.

Теләче беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кечкенә экологлар барысын да белә" проекты кысаларында "Кошлар ашханәсе" дигән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән күп кенә җимлекләр ясалды. Җимлекләрне бакчабыз янындагы агачларга һәм үзебезнең бакчадагы метео мәйданчыкка әти-әниләребез, балалар белән элдек. Көн дә төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыбыз. Ә без, балалар белән нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтеп барабыз.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсе "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" дип исемләнгән акциядә актив катнашып килә. 11 ноябрь көнне балалар өчен "Леня Голиковның батырлык тарихы" дигән мини-презентация  күрсәтелде һәм герой-пионерлар турында буклетлар таратылды. Презентация барышында балаларга  Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, аларның фронттагы һәм дошман тылындагы  батырлыгы  турында сөйләнде.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

11 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 4 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Гусамов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

8 ноябрь көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Здоровье сгубишь, новое не купишь!» дип исемләнгән спорт ярышлары үткәрде. Әлеге чара “Нескучные каникулы” акциясе кысаларында үтте. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр, туплар белән эстафеталар, кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Бу ярышу чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Алга таба «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» дигән спорт викторинасы һәм « Бу – нинди спорт төре?» уены узды.

Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. 8 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Җәлил укулары” онлайн  үткәрелде. Бәйгедә 10 укучы катнашты, 2 укучы район турына үтте.

"АЛТЫН КӨЗ- 2020" район күргәзмәсе бәйгесендә катнашып  китапханә «Үз- үзеңә агроном»  номинациясендә  2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

6 ноябрь көнне Республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның төп законы - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең Төп законы буларак формалашу этаплары турында сөйләүче күргәзмә шул уңайдан оештырылды. Күргәзмәдә укучыларга төп документның статьялары, республикабыз символлары буенча төзелгән сорауларга җаваплар табарга, хокукый табышмакларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Биремнәргә җавапларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан һәм брошюралардан табарга мөмкин иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International