ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары «#МыВместе» дип исемләнгән Бөтенроссия ачык дәресендә актив  катнаштылар. Бөтенроссия ачык дәресе «#МыВместе» 4 ноябрьдә үтә торган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.

2 ноябрьдә РФ се  ачык дәресләре сайтында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без бергә" дигән Бөтенроссия ачык дәресе үткәрелде. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүчеләр онлайн чараны күзәттеләр. Балалар бу датаның тарихы турында белде, төрле милләтләрнең традицияләре белән танышты. Дәрес мәгълүматның кызыклы һәм файдалы булуы белән барысын да җәлеп итте.

Бүген ягъни 2 ноябрь көнне, Баландыш төп мәктәбендә мәктәп яны « Кояшкай» лагеры эшли башлады. Чаралар алдан төзелгән  программа һәм  план-сеткага таянып үтә. Туклану расланган меню нигезендә өч тапкыр  оештырыла. Балаларга күңелле һәм имин яллар телибез.

Бу сәхифә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүчеләрнең иҗат эшләренә багышланган.Бүгенге рубриканың темасы "Бизәкләрдә халкым тарихы".Үз кулларың белән тегү, иҗат итә белү, зур тәҗрибә һәм иҗади белемгә , зур фантазиягә ия булу-  болар барсы да Олы Кибәхуҗа  авылында яшәүче алтын куллы, "Җитез куллар"иҗат берләшмәсе җитәкчесе Раъно Шәипова хакында. 

Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Чөнки нәкъ менә шашкалар һәм домино үзендә фән, спорт һәм иҗади карашны берләштерә,. Чара башында балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге, зарарлы гадәтләр һәм аларның организмга (бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен) начар йогынтысы турында сөйләштеләр. Аннан соң балалар үзара, авыл клубы мөдире һәм китапханәче белән шашка-шахмат уеннарын уйнадылар.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 22 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2011-2012 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Теләче 1 командасы , 2 урынны – Теләче  2, 3 урынны- Үзәк урта мәктәбе командалары яулады. Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

21 октябрь көнне Шармыш авылы китапханәчесе А.П. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан өлкән яшьтәге авылдашлары өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларны Антон Чехов биографиясенең мөһим вакыйгалары белән таныштырды. Аннары язучының аудиоязмаларда тыңланган иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Соңыннан язучының иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап таптылар.

17 октябрь көнне китапханәдә  шигърият сәгате үтте. Муртазина Руфия  һәм Зиганшина Руфия шагыйрьнең «Кинжал», «И скучно, и грустно» шигырьләрен укыдылар.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авылы китапханәсе укучысы Окулова Мария  «Узнай Россию. Донское слово» исемле халыкара конкурста А.П. Чеховның "Хамелеон" әсәре белән катнашты.

Алар Мәрзия Хәсәнова һәм Галимә Заһидуллиналарда булдылар. Сугышның күпме бәла-каза китерүе һәркемгә мәгълүм. Алар да сугыш вакытында нинди авырлыклар кичерүләрен ачынып искә алдылар . Бу матур тормыш бетмәсен, яшьләргә үзләре күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип теләделәр. Яшь буын аларның батырлыкларын, сабырлыкларын онытмаска тиеш .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International