Халыкара музейлар көне тарихы 1977 елдан башлана. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150 дән артык илдә билгеләп үтелә. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә.
21 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара музейлар көненә багышланган "Татар тарихын барлап" дип аталган күргәзмә оештырылды.
Аның максаты: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. Аларда милли горурлык хисе, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлылык тәрбияләү.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында 22 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе өлкәннәрнең өйләрендә булып, яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алышты.
22 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Мәңге яшә, гүзәл башкалам" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты - балаларны тарихи вакыйгалар белән таныштыру һәм аларның иҗади сәләтләрен ачу.
21 октябрь көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләгән девиз астында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында аларга сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле, аның зур байлык икәнен аңлаттылар.
Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз бәйләнештә тора. 21 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары катнашында “Табигать, без һәм киләчәк” исемле тематик әңгәмә үткәрделәр. Укучылар игътибарына табигатьне саклауга кагылышлы китаплар, вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде, буклетлар эшлщнде.
Итальян язучысы, балаларга бик күп гадәти булмаган әсәрләр иҗат итеп калдырган күңелле, тынгысыз җанлы әкиятче Джанни Родариның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге күргәзмә белән танышырга кече яшьтәге һәм уртанчы сыйныф укучыларын китапханәгә чакырып калабыз.
21 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Шигъри мизгелләр”дип исемләнгән сәнгатьле итеп шигырь уку бэйгесе уткәрде. Укучылар төрле язучыларның шигырләрен сәнгатле итеп укыдылар.
Россия статистикасының заман чакыруларына, яңа технологияләр куллануга , цифрлы трансформация куллануга ни дәрәҗәдә әзер булуын Росстат ил тарихында беренче санлы Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда күрсәтәчәк. Татарстанда 9,5 меңгә якын кеше исәпкә алучы һәм контролер булачак.
Бөтенроссия халык санын алу турында истә тоту мөһим. Кыска һәм төгәл : халык санын алуда катнашу өчен документлар таләп ителми, шәхси мәгълүматлар беркая да тапшырылмый, Росстат респондентның керем күләме белән кызыксынмый, мәгълүматлар бары тик статистика мәнфәгатьләрендә генә җыела.
2 ноябрь көнне «Теләче-Арена» боз сараенда 2020-2021 еллар сезонында Теләче муниципаль районы авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында «Теләче хоккей лигасы» Кубогына чираттагы уеннар старт алды.