ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Барысын да санап чыгу кыен. Һәм бу һөнәрләрнең һәркайсы үзенчәлекле һәм  кызыклы, һәрберсе кешеләргә кирәк һәм  мөһим. 23 октябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре, хат ташучы Чернова Елена катнашында "Үз һөнәрең белән горурлан" дип аталган почта хезмәткәрләренә багышланган очрашу үткәрделәр.

Теләче урта мәктәбе укучылары көзге табигатьнең матур күренешләренә  багышланган рәсемнәр  итәләр. Бу матур  рәсемнәрне  балалар рәсем  дәресләрендә  укытучылары  И.Н. Калжанова  белән  берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!

Олы Нырсы авыл китапханәсендә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Тылсымлы фонарь” дип исемләгән  китап уку бәйрәме уздырылды. Караңгыда, ут яктысында укыган  китаптагы әкият геройлары  тагын да сихерле булып күренә. Әлеге бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән бәйләнеп барды.

Чара барышында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизм куркынычы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре  теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерде. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.

Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.

Авылыбызның яшь парлары Энҗе һәм Рәлиф Газизуллиннар  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә алмагачлар һәм чыршылар утыртты. Бу күркәм гамәл бездә традициягә әверелде.

Теләче урта мәктәбендә  макулатура   җыю акциясе үткәрелде. Макулатура җыюда   укучылар  һәм  ата –аналар бик актив катнаштылар.  Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң күп кәгазь тапшырган 5 а классы «Дулкын» бассейнына сертификат белән бүләкләнде.

Яхшы тәрбияле кешеләр этикет кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. 23 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында балалар белән "Нәрсә ул этикет" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар этикет тарихы һәм бу сүзнең әһәмияте турында белделәр, этикетның төп таләпләре белән таныштылар.

Мастер-классны Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты директоры Хәкимова Рәзилә Башир кызы үткәрде.
Әлеге чараның максаты: музыка астында бию хәрәкәтләрен матур һәм координацияле итеп башкару, ритм хисен үстерүгә ярдәм итү, дөрес осанка формалаштыру, татар биюенә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Мастер-класста катнашучылар татар хәрәкәтләре нигезләрен өйрәнделәр.
Мастер-класста "Гөлләр"бию коллективының клуб формированиесендә катнашучылар катнашты.

Шуны истэ тотып  23 октябрь конне Максабаш  авылы китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә   “Заман афәтеннән ерак булыйк” дигән тема астында әңгәмә  үткәрелде. Яшьләргә  наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды. Яшьлэр   бик актив әңгәмәдә  катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International