ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Иртэгэ, 17 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелә.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителәчәк: ит, йомырка, сөт, сырлар, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләр вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак. Шулай ук хәйрия өстәле оештырылачак,  сатып алучыларга пешкән ризыклар, коймак хәм кайнар чәй тәкдим ителәчәк.   

16 сентябрь көнне, Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә, 2016 елда “Татарстан командасы” (“Татарстан мәдәни командасы”) иҗтимагый инициативасы кысаларында үткәрелүче, “Укучының мәдәни көндәлеге” проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар.

22 сентября  2016 года с целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения   прав граждан   будет открыта телефонная «горячая линия» для населения по вопросам исполнения судебных решений.

 

Получить исчерпывающую информацию, разъяснить спорные ситуации гражданам помогут представители Аппарата Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан, Управления Федеральной службы судебных приставов России по Республике Татарстан, Татарстанского регионального отделения Общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России».

Балаларга мәдәни көндәлекләрне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. тапшырды. Балалар мәдәни  көндәлек белән таныштылар, көндәлекне ничек тутырырга өйрәтелде. 16 балага көндәлек тапшырылды.

Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.

Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар.  Башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштыру булды, шулай ук  республиканың  төрле күренекле  урыннарыннан эшләнгән слайдлар күрсәтелде. Сүз китапханәчегә дә бирелде. Ул укучыларны актив булырга өндәде һәм аларга уңышлар теләде. Ахырда  балаларга  көндәлек өләшенде.

Кече Кибәхуҗа төп  мәктәбе укучылары өчен бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Китапхәнәче Альбина Рахматуллина  Республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары белән таныштырды. Чара азагында укучыларга мәдәни көндәлекләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәчесе укучыларны мәдәни көндәлекне тутыру кагыйдәләре белән таныштырып узды Һәм 1-4 сыйныф укучыларына тантаналы төстә "Мәдәни көндәлек" тапшырды.

 Шул акция кысаларында китапханәче Мухаметшина Гөлфия 16 сентябрь көнне өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International