1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова да катнашып килә. 21 көн дәвамында көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара.
Казаклар авылы китапханәсе 1нче апрельдән - 21 нче апрельгә кадәр үтүче Татнетны үстерү фонды оештырган “Авылым гүзәллеге” дип исемләнгән онлайн - марафонда катнаша. Әлеге марафон кысаларында ул туган авылының гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенге һәм үткәнен чагылдырган позитив форматта үзе төшергән фотосурәтләрне урнаштырып бара. Проектның максаты - татар авылларын популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү, татар авылларына һәм анда яшәгән кешеләргә ихтирам уяту, үз туган ягыңнан чыккан шәхесләрне таныту.
Әлеге акция Пасха, гореф - гадәтләр һәм бәйрәмнең традицияләре турында күзаллаулар ача. Акциянең оештыручысы - Сергач муниципаль районы С.И. Шуртак исемендәге үзәк китапханә.
1 нче апрельдән -21 нче апрельгә кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) оештырылды. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Әлеге марафонга Максабаш авылы китапханәсе дә кушылды.
Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Л.В "Читаю Дома", “Читаем Есенина вместе”, “Жди меня и я вернусь”, “Читаем Тукая вместе” исемле челтәрле акцияләрдә катнашты. Әлеге акцияләрдә катнашып сертификатларга ия булды.
Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Лилия үзизоляция вакытында китапханә эшен онлайн формада алып бару максатыннан "Язлар безгә Тукай белән килә" исемле акция игълан итеп, эшен дәвам итә. Килгән фотолар #өйдәукыукучым, #өйдәукытеләче, # МаксабашАвылыКитапханәсе хештеглары белән вконтакте битләренә урнаштырып барыла. Китап укучылар китап яки журналдан өзек китереп укыган мизгелне видеога яки фотога төшереп китапханә сайтына җибәрделәр. Әлеге марафонга олылар да, балалар да бик теләп кушылды. Барлыгы 13 эш урнаштырылды. Марафон дәвам итә.
Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Укучылар дистанцион дәресләрне бик теләп укыйлар. Ата –аналар балаларына ярдәм дә итәләр, төрле иҗади эшләр дә катнашалар. Балалар Бөек Ватан сугышы чорына багышланган рәсемнәр иҗат итәләр. Бу матур рәсемне Давлетшина Нәргизә ясаган. Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Төрек - Тәмте авылы китапханәчесе Алсу Ахметзянова да катнаша.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Тукайны бергә укыйбыз” исемле Төбәкара челтәрле акциядә катнашып дипломга лаек булды. Бу акциягә әзерләнгән видеоролик Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укып ясалды.
Ямбулат авыл китапханәсе "Тукайны бергә укыйбыз" дигән челтәр акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы — Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе.