Шармыш авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган # Маленькиегероибольшойвойны акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы - М. Удовиченко исемендәге үзәк балалар китапханәсе.
Шармыш авыл китапханәсе Д.Н.Мамин - Сибирякка багышланган «Серая Шейка – 2020» дип исемләнгән XV ачык шәһәр әдәби иҗат конкурсында катнашты. Әлеге конкурсны Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәре үткәрә. Конкурста Чернов Станислав балалар әдәби иҗаты номинациясендә катнашты. Жюрига яхшылык һәм явызлык турында әкият җибәрелде, яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңүе күрсәтлде.
Шармыш авыл китапханәсе "Есенинны бергә укыйбыз" акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы – «Коврово үзәк район китапханәсе» Малыга филиалы.
Китап укучылар укый торган китап яки журналдан өзек китереп укыган мизгелне видеога яки фотога төшереп китапханә сайтына җибәрделәр. Әлеге марафонга олылар да, балалар да бик теләп кушылды. Барлыгы 12 эш #өйдәутыртеләче#укучыбаландыш хештеглары белән инстаграмм аккаунтында урнаштырылды. Марафон дәвам итә.
12 апреля библиотекарь Большемешинской сельской библиотеки Газизова Р.Ш. в честь Дня космонавтики показала онлайн-презентацию "Галәмдә кеше".
12 апрель- Халыкара авиация һәм космонавтика көне.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 6 нчы сыйныфында дистанцион “Космос- без ул” дип исемләнгән Гагарин дәресе үтте. Дәрес барышында физика укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Х.Н. Zoom, Якласс,” Открытая школа” платформаларын кулланып видеофильм күрсәтте, укучылар белән әңгәмә үткәрде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучыларны дистанцион укыту дәвам итә. Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Исән-имин булыгыз!
Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара космонавтика көненә багышланган Гагарин дәресләрендә актив катнаштылар. Быел Гагарин дәресләре космонавтлар отрядына 60 ел һәм кешенең ачык космоска чыгуна 55 ел тулуга багышланган иде. Укучылар видеофильмнар, презентацияләр карадылар. Рәсемнәр ясадылар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта Интернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә
«Россиядә эш " порталы аша гариза, Россия Федерациясендә яшәү урынына бәйсез рәвештә, бирелергә мөмкин. Гражданны эшсез дип тану һәм эшсезлек буенча пособиене исәпләү гражданның яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.