Хаҗипова Ф.А. үз-үзеңне изоляцияләү вакытында үз эшчәнлеген телефон, электрон почта, социаль челтәрләр аша башкара. Гаилә белән уку өчен китап фондында булган китаплар турында онлайн-видеоконсультацияләр, Zoom, Whatsapp платформасы аша балалар укуы буенча тәкъдимнәр үткәрә. Instadram, «ВКонтакте» аша үз укучыларына электрон һәм аудиокитаплар тәкъдим итә.
Урта Мишә авылыннан Шингарева Айгөл Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “Помним. Гордимся!” исемле рәсем конкурсында катнашты, җитәкчесе – китапханәче, Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы.
2020 елның 1 июненнән җан башына уртача керем күләме, җан башына уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган, 2019 елның II кварталына халыкның җан башына туры килгән түләү (ПМ) билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә 2020 елның 1 июненнән – Һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаилә (граждан) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган очракта, өч яшьтән җиде яшькә кадәр балага ай саен түләнә торган түләү бирелә.
Дистанцион белем алу (ерактан торып белем алу)бик борынгы еллардан ук барлыкка килгән. Аның тарихы 1836 елда Лондон университетытында башлана. Университетта мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Алар университетка йөрмичә генә кыска гына вакыт эчендә ниндидер фән буенча өстәмә белем алу курслары була.
Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Дистанцион дәресләргә укытучылар бик ныклап әзерләнәләр. Укытучылар дистанцион дәресләр өчен төрле укыту платформалары: Российская электронная школа, Якласс, Открытая школа 2035, Фоксфорд, Skyeng, Uchi.ru кулланалар.Дистанцион укыту укучылар, укытучылар һәм ата – аналарның тыгыз бәйләнешле элемтәсе белән бара. Уңышлар телибез!
Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды. Дәресләр расписаниесе үзгәрмәде. Расписаниене сайтта “ Дистанционное обучение” бүлегендә карарга була.
Дәресләрне читтән торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды.Исән-имин булыгыз!
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. үзизоляция вакытында китапханә эшен онлайн формада алып бару максатыннан "Өйдә укы укучым!" исемле акция игълан итеп, эшен дәвам итә. Килгән фотолар #өйдәукыукучым, #өйдәукытеләче, #өйдәкал хештеглары белән вконтакте һәм инстаграм битләренә урнаштырып барыла.
Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. "Читаю Дома" исемле челтәрле акциядә катнашты. Акциядә катншкан өчен сертификатка ия булды.
Дәресләр, класс сәгатьләре, түгәрәкләр расписание буенча, СанПин нормаларына туры китерелеп үткәрелә. Тулырак мәгълүмат белән сез мәктәпнең официаль сайтында(«Дистанционное обучение» бүлеге) таныша аласыз.