ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар!

            Илебезнең барлык мәктәпләре белән бергә,  Теләче урта мәктәбе укучылары да дистанцион укуга күчте. Дистанцион укытуда балалар бик теләп укыйлар. Ләкин дистанцион укуда катнашу өчен момкинлекләре булмаган   яки  2-3 укучысы булган  гаиләләр дә  бар.  Мондый гаиләләргә, республика акциясендә катнашып,   узегездә артык булган компьютер белән ярдәм итә аласыз. Монын өчен директор урынбасарларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

10 апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә  дистанцион формада 1-11 сыйныф укучылары өчен Халыкара Космонавтика көненә багышланган «Космос – ул без" дип исемләнгән тематик дәресләр үткәрелде.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Президент программасының ишегалларын төзекләндерү буенча кайнар линиясе эшли башлады. "Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын – кыз – депутатлар берләшмәсе 14 нче апрель көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кайнар телефон элемтәсе оештыра. Бу чараның максаты - “самоизоляция” вакытында авыр тормыш шартларында калган хатын кызларга игътибар һәм ярдәм күрсәтү.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры:  8(800) 201-16-00

Теләче урта мәктәбендә укучыларны  читтән торып  укыту  дәвам итә. Дәресләрне читтән  торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды. Укытучыларның  дәресләрдә кулланган он-лайн  ресурслары һәм аралашу өчен электрон почталары сайтта “ Дистанционное обучение”  бүлегендә  куелган .   Сораулар белән безнең укытучыларга һәм хезмәткәрләргә  мөрәҗәгать итә аласыз, контактлары курсәтелгән.  Исәнлек – саулык, уңышлар телибез.

Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 ст.2 ө.) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе почта аша заказлы почта аша чыгарылган көннән өч көн эчендә җибәрелә.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

6 нчы апрель көнне  Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып  укый башладылар. Дәресләрне читтән  торып укыту өчен барлык шартлар тудырылды. Дәресләр расписаниесе үзгәрмәде. Расписаниене  сайтта “ Дистанционное обучение”  бүлегендә  карарга була.   Уңышлар телибез!


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, безнең гадәти тормышыбызга  бүген күп кенә үзгәрешләр керде. Пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар кертелә. “Теләче муниципаль  районында авыру очраклары булмаса да, бүген саклык, иминлегебез беренче урында тора. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International