Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия президенты указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучыларның кул эшләреннән сугыш темасын чагылдырган күргәзмә төзезелде.
Безнең балалар бакчасында Май чабуны бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. 27 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Атна буе алар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Дәресләрдә Май чабу турында ничек бәйрәм итткәннәрен, бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын өйрәнделәр. Бездә Май чабуга барысы да өч эш барлыгын белә: тау шуарга, коймак белән ашарга, кыш белән саубуллашырга!
3 – 16 нче февральдә Теләче урта мәктәбе укучылары «Урок Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнаштылар. Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов оештырды.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды.
2020 елның 26 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын ”дип исемләнгән шундый чараларның берсе булып узды. Чарада Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашты. Балалар светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча башка булган белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алтын туй-еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә.
26 нчы февраль көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «По родным просторам Татарстана» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты: Татарстанда яшәүче кешеләрнең мәдәният һәйкәлләренә һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Күпмилләтле Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чөнки тиздән бу юбилей 2020 елның 27 маенда булачак.
23 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә "Безнең әти һәм әниләрнең яраткан китаплары" дип исемләнгән онытылган китапларга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Балалар әти – әниләре нинди китаплар укыдылар икән дип бик кызыксынып күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Китаплардан өзекләр кычкырып укыдылар, укыган китаплар буенча фикер алыштылар. Алар онытыла барган китапларны бик сөенеп өйләренә укырга алдылар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Отчизне служат настоящие мужчины» дип исемләнгән чара үткәрде. Балаларга танып - белү презентациясе тәкъдим ителде, анда аларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренең хәрби эш өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр.