ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап  Айдар авыл китапханәсендә "Нурлар" клубы балалары белән берлектә "Әтиемә открытка" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Үз кулларың белән ясалган бүләкләр, бу бүләкнең кем эшләвенә дә, кем өчен бирелүенә дә карамастан бик күп уңай хисләр китерә. Үзенчәлекле эшләнмә әтиләргә Ватанны саклаучылар көнендә зур бүләк булачак. Балалар тырышлыгы бушка узмый, чөнки күңел җылысын биреп ясалган кул эшләнмәләр - бөтен кеше тарафыннан да уңай бәяләнә.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез сакларга тиешбез. Кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай җырлы, моңлы тарих.

Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы #әдәбимарафон дип аталган X нчы Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтте.

21 февраль көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Туган телем – минем белән дус бул»  дигән темага  библиографик дәрес үткәрде. Китапханәче Хазипова Ф.А. рус һәм татар телләренең дөньяда тоткан урыны, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, жаргоннар, «сүз – паразитлар», рус теле һәм татар теленең чит телләрдән кергән сүзләр белән пычрануы  турында сөйләде. Укучылар уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ. б. Җиңүчеләр призлар алдылар.

Бу көнне Шармыш авыл клубында "Туган Тел - халык рухы"дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләштеләр. Аннан соң "Бөек һәм могучий рус теле" дигән викторина үткәрделәр, сүз, тел һәм сүз турында сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр, әйтемнәр, канатлы әйтемнәр искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр. Соңыннан йомгак ясалды һәм дуслык җиңде.

Бу бәйгедә егетләр  җиде турда көч сыныштылар. Аларның  һәр чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.  Жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгару авыр булды, чөнки аларның барсыда беренче урынга лаек иде. Бәйге дә дуслык җиңде. Катнашучы егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Кичә барышында ир-егетләргә бик күп котлаулар җиткерелде.

21 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган  «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.   Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар  Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”  командасына бүленеп  “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль төзү”, “Шигырьне тап” уеннарында катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Әлеге чараныӊ максаты  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Чара  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

21 февраль көнне Шармыш авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Ватанны саклаучылар көне» нә багышланган шахмат турниры булып узды. Шахмат акыл ияләренең һәм хакимиятләрнең эзләнгән мәзәкләре булып саналса да, әкренләп акыл һәм йөрәкләрне яуладылар.  Турнирда 10 кеше - 22 яшьтән 53 яшькә кадәрге ир-атлар һәм кызлар катнашты.Барлык уенчылар да истәлек сувенирлар белән бүләкләнде.

Унынчы тапкыр оештырылучы «#әдәбимарафон»ның финалына меңнән артык катнашучы республика районнарыннан гына түгел, хәтта чит төбәкләрдән дә килде.        Дөньякүләм үткәрелә торган бу бәйге - социаль челтәрләрдә китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында укылган китаплардан иң матур өзекләрне социаль челтәрләргә куеп барган катнашучылар  Пирамида сәхнәсенә күтәрелде. Аларны  язучы - шагыйрьләр, китап нәшрияты, министрлыклардан килгән төрле дәрәҗәле шәхесләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.Чара матур концерт белән үрелеп барды.Әлеге чарада Шәтке китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина да катнашып, диплом белән бүләкләнде.
   Без - ана телебез сакчылары, китап сакчылары, бай әдәби мирасны киләчәккә тапшырачак буын! Шушы дәрәҗәле исемнәргә тап төшерми, туган телебезне кадерләп яшәсәк иде. 

Мәдәният йортларынды, мәктәпләрдә, китапханәләрдә бик күп чаралар үткәрелә. 20 февраль көнне Шәтке  авыл мәдәният йортында "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында әлеге авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International