Җырчының юбилее уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Җырлы тормыш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар күргәзмә ярдәмендә Илһам Шакировның татар мәдәниятенең күренекле вәкиле булуын, үзенең вокаль - башкару мәктәбен булдыруын белделәр. Халык башкару манерасына ия булып, ул үз репертуарына татар халык җырларын гына түгел, ә классик әсәрләрне (арияләр, романслар) һәм татар композиторларының әсәрләрен, шулай ук заманча татар эстрада җырын да керткән.
Анда балалар сәнгать мәктәбе коллективлары: «Карамельки» хореография коллективы (җитәкчеләре Ахметова З.Р), «Мисолька» вокаль ансамбле (җитәкчеләре Биктимирова Р.Р) , Гасимов Ф.М. җитәкчелегендә халык уен кораллары оркестры катнашты. Фойеда Алеева М.Т. җитәкләгән гитаристлар ансамбле үзләренең моңлы койләре белән тамашачыны җәлеп итте.
Этот день стал отмечаться в 2000 году по решению ЮНЕСКО. В связи с этим в Среднемешинской сельской библиотеке, совместно с клубом, был проведен литературный час на тему: "Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр". Говорили о произведениях татарского народа, дошедших до наших дней из поколения в поколение – преданиях и легендах, пословицах и поговорках, загадках, народных песнях. Была организована книжная выставка "Туган телнең асыл байлыклары ".
Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән - имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш. Шул максаттан, 21 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Ак калфак” татар хатын - кызлар оешмасы белән “И, газиз ана телем” дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Чара ахырында “И туган тел ” җыры башкарылды.
Бу көн ел саен Олы Мәтәскә мәдәният йортында билгеләп үтелә. Шул уңайдан 19 февраль көнне “ Үз ана телем-минем өчен матур, иң матур тел ” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бу көн турында кыскача аңлатма бирделәр. Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.
21 февраль көнне Үзәк мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгына багышланган "Тарих битләре" дигән чара булып узды. Чараның максаты-тарихка карата кызыксыну һәм үз ватаныңа мәхәббәт уяту.
Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. 23 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында, җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз гармуннар" кичәсе үткәрделәр. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Уйнагыз гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый. Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде.
26 нчы февраль көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
23 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә "Безнең әти һәм әниләрнең яраткан китаплары" дип исемләнгән онытылган китапларга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Балалар әти – әниләре нинди китаплар укыдылар икән дип бик кызыксынып күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Китаплардан өзекләр кычкырып укыдылар, укыган китаплар буенча фикер алыштылар. Алар онытыла барган китапларны бик сөенеп өйләренә укырга алдылар.
Бу бәйгедә егетләр җиде турда көч сыныштылар. Аларның һәр чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгару авыр булды, чөнки аларның барсыда беренче урынга лаек иде. Бәйге дә дуслык җиңде. Катнашучы егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә барышында ир-егетләргә бик күп котлаулар җиткерелде.