6 декабрьдә,Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Гадел бул!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрделәр. Балалар белән кешенең гаделлеге һәм хакыйкате турында сөйләшенде, шулай ук коррупция турында хокукка каршы гамәлләр турында да мәгълүмат алдылар. Төп сорау болай яңгырады: намуслы кеше нинди була ? Нигездә, балалар:-"Намуслы кеше – алдашмый, зыян да, ришвәт дә алмый"-, дип җавап бирделәр.
Укучылар игътибарына "Коррупция: Кичә, бүген, иртәгә", " Игътибар! Юлларда Коррупция", "Коррупция белән ничек көрәшергә? ", "Янап акча алу, ришвәт алу ", "Нәфис әдәбиятта коррупция күренеше" дигән белешмәлекләр күрсәтелде
10 декабрь көнне тулы залларда, район мәдәният йортында ТР Мәдәният министрлыгының "Өмет -Сәйяр" халык театры башкаруында Исламия апа Мәхмүтованың " Күрәсем килгән иде" спектаклен тамаша кылдык.
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тынгысыз, фидакарь хезмәте Хөкүмәтебез, театр белгечләре һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. 1973 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган артисты”, 1981 елда “Татарстан АССРның халык артисты”, 1987 елда “РСФСРның атказанган артисты”дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Театр сәнгате тарихында тирән эз калдырган, халык мәхәббәтен, хөрмәтен казанган Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова тамашачылары, замандашлары күңелендә мәңге сакланыр.
10 декабрь көнне Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан Ватан Геройлары көне уңаеннан хәйкәл янында геройларны искә алу сәгате үткәрелде.Шулай ук, Үзәк урта мәктәбе укучылары өчен фильм күрсәтелде.
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "“Коррупциягә : “Юк!” дип әйтик” дигән буклет эшләнде.
Риваять буенча, бинаның икенче катында урнашкан йокы бүлмәсендә янгын чыккан, шартлы ут әйберләр һәм мебель буенча тарала башлаган. Эчтә көчле төтен барлыкка килә. Бинада сигнализация эшли башлады, башланган янгын турында янгын бүлегенә хәбәр бирелде һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә игълан ителде. Балалар һәм персонал бинадан чыга башлады. Барысы да ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде. Шартлы янгын урынына ПСЧ-134 бүлекчәләренең хәрби экипажлары килде. Өйрәтүләргә җәлеп ителгән бүлекчәләрнең эшен махсус штаб координацияләде, ул балалар бакчасы бинасы янында урнашкан территориядә оештырылган иде. Эш-гамәлләрнең дөреслеген Татарстан Республикасы Казан шәһәренең янгын сүндерү оешмасы бүлеге хезмәткәрләре бәяләде.
Инвалидлар декадасы кысаларында, 10 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында сәламәтлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге чарада балаларны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хазипов Нәҗип Накипович һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлады. Бу бәйрәмдә безнең Баландыш төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил катнашты, грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова М. Х. китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Нәрсә ул коррупция?» - дигән китапханә сәгате уздырды. Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнлеген аңлау. Чара барышында балалар әлеге календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм регионнарга кагылучы катлаулы күренеш, коррупциянең Дәүләт төзелешен өзүе һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң үсеш алган икътисади үсешен туктатуы турында белделәр.
Шул унайдан 9 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Нәрсә ул коррупция? » дигән темага әнгәмә уздырылды. Шулай ук коррупциягә каршы көрәшне яктырткан материаллар туплап күргәзмә дә төзелде.
Бу көнне безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары Баева А. Г., Шәймәрданова М. Н., Хафизова А. Р., Мөбәрәкова Д. М. мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти –әниләренә мастер-класс үткәрделәр. "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме матур традициягә әверелде, ул инде менә ничә ел тормышка ашырыла һәм үз тирәсенә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга үз җылысын бүләк итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләрне җыя.