ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

      Инвалидлар декадасы уңаеннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укучыларда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, күп чаралар үткәрелде.  “Мәрхәмәтлелек дөньяны коткарыр” темасына дәресләр, “Мәрхәмәткә ачылыр йөрәкләр”  тематикасына класс сәгатьләре үтте, рәсем күргәзмәсе оештырылды.

    Укучылар  инвалид авылдашларның өйләрендә булдылар, бүләкләр тапшырдылар, концерт  номерлары күрсәттеләр.                      

2019 елның  7 декабрендә «Дулкын» ябык йөзү бассейнында предприятие, оешма, учреждение, авыл җирлекләре җитәкчеләре арасында йөзү буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Анда районның 19 оешмасы катнашты.

10 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендэ “Интернет челтәрендэ куркынычсызлык” темасына бердәм  дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: интернет челтәрендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, балаларның челтәрдә эшләү грамоталылыгын үстерү, интернетта балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсен карауга ата-аналарны, укытучыларны җәлеп итү. Информатика укытучысы Гарипов Ф.Ф. видеоматериаллар аша укучыларга мәгълүмат бирде, интернетның уңай һәм тискәре якларын аңлатты.

2019 елның 8 декабрь көнендә Карабаян авылында яшәүче  тыл ветераны Кондратьева Мария Павловнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мария апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы да җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 3 декабрь көнендә Югары Саурыш авылында яшәүче  тыл ветераны Петрова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 22 ноябрь көнендә Алан авылында яшәүче  тыл ветераны Хасанова Рауза Гатаулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рауза апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 23 октябрь көнендә Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче  тыл ветераны Кәримуллина Фаягөл Гаяз кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Фаягөл апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да   Фаягөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Бүген, 10нчы декабрь көнне, Теләче 1нче балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен  булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут” республика  конкурсының район этабы булып узды. Әлеге конкурстаТеләче №1,2,3, Олы Мишә һәм Узәк балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан тәрбиячеләребез Хәбирова А.Р. һәм Николаева Г.Н. катнаштылар һәм призлы урыннарга ия булдылар: Хәбирова А.Р.- беренче, ә Николаева Г.Н.-икенче урынны яулады. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД җитәкчесе Назиров Р.Х, район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н., Закирова С.Г., укыту –тәрбия урынбасары  Якупова Р.З. бәяләделәр

2019 елның 17 октябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗановага 95 яшь тулды. Шул уңайдан Таисия апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев hәм район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә  Каюмова  Таисия апага шулай ук изге теләкләрен җиткерделәр.

6 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан   «Игелек кылып яшик» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.  Язмыш кимсеткән кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International